Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

26 август. Ашлык агымы арта

“Урожай” колхозы игенчеләре изге бурычка – икмәк әзерләүгә зур җаваплылык белән карыйлар. Алар колхоз амбарларына саклауга 11 мең центнер чамасы ашлык салдылар. Узган өч көндә колхозда эшләүчеләр 4300 центнердан артык икмәк тапшырдылар. Механизаторлар 1600 гектардан уңыш җыеп алдылар. Алдынгы комбайнчылар да бар. Комбайнерлар Әмирхан Гыйльмуллин, Әнвәр Илдарханов, Әхмәткамал Салихов – шундыйлардан. Әхмәткамал Салихов үзе генә дә 4000 центнерга якын ашлык җыеп алды. Әнвәр Илдарханов ындырга 3000 центнердан артык ашлык озатты. Комбайнчыларның җитештерүчән хезмәтләренә икмәк ташучы машина йөртүчеләр дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, комсомол Фәрхетдин Ильясов 5000 центнердан артык икмәк алып кайтты. Үзенең ГАЗ-53 машинасы белән ул һәр көнне 850-900 центнер ашлык алып кайта.

Ә. Әюпов.

 

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев