Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
29 август. “Кызыл Октябрь” колхозы – Җиңүче
Район хуҗалыкларының социалистик ярышы нәтиҗәләре буенча, август аеның бишенче биш көнендә витаминлы он җитештерүләрен арттыруны бәяләп, КПСС райкомы бюросы, район Советы Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты “Кызыл Октябрь” колхозын җиңүче дип билгеләделәр. Хуҗалыкта биш көн эчендә 42 тонна витаминлы үлән оны җитештерелде. КПСС райкомының күчмә Кызыл байрагы терлек азыгы әзерләү буенча алдынгылыкны яулаган “Кызыл Октябрь” колхозына тапшырылды. Карарда “Вахитов” исемендәге колхозның һәм “Михайловка” совхозының да үткән бишкөнлектә витаминлы үлән оны җитештерү буенча яхшы эшләүләре билгеләп үтелде. Бу төр азык аларда 38-34 тонна җитештерелгән.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев