Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
1 август. Уракны башладык.
Басуларны әзерләү звеносы җитәкчесе Әбугали Гайсин М. Горький исемендәге колхозның Октябрь бригадасындагы 297 гектар мәйдан биләүче борчак басуын кишәрлекләргә бүлеп чыгу белән, бу участокларга 9 комбайннан торган уру звеносы юнәлде. Механизаторларыбыз 197 гектар мәйданның борчагын урдылар инде. Шәрип Заманов, мәсәлән, СК-4 комбайны белән 44 гектарда эш башкарып, ярыш маягы булып бара. Зиннур Әхмәтшинның да күрсәткече күркәм – ул урган мәйдан 34,5 гектар тәшкил итә.
И.Мәрдәнова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев