Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
27 июль. Удар юнәлештә
Безнең “Михайловка” совхозы коллективы КПСС Үзәк комитетының июль пленумы карарларына удар эш белән җавап бирә. Һәр тармакта максатчан хезмәт кайный. Игенчелектә аеруча кызу көннәр. Еллык хезмәтебезнең җимешләрен җыйнарга әзерләнәбез. Шул ук вакытта киләчәк турында да онытмыйбыз: көзге культуралар астына җир хәзерләү уңышлы дәвам итә. Бөтен сөрелгән мәйданның иң зур күләме Михайловка игенчеләре өлешенә туры килә – 270 гектар. Ә хуҗалык буенча әлеге агрочара 500 гектарда диярлек үткәрелде.
С.Хафизов, Агроном.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев