Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

6 июль. Эшләре белән матурлар

Фәһимә һәм Габдрәхим Бикташевларны “Маяк” колхозында белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Фидакарь хезмәтләре белән танылдылар алар. Ирле-хатынлы Бикташевлар 12 ел элек дуңгызчылыкка эшкә килгәннәр иде. Шушы чорда бай тәҗрибә тупладылар, елның-елына югары күрсәткечләргә ирешәләр. Алар унынчы бишьеллыкның өченче удар елында тагын да зур дәрт белән эшлиләр. Узган биш айда дуңгызларны балалатуга әзерләгәннәр иде. Ә июнь аенда симертүгә куелган 289 баш терлекне карадылар һәм көнлек үсеш алу буенча социалистик йөкләмәләрен арттырып үтәделәр.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев