Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
4 июль. Хезмәт шавы
“Правда” колхозында һәр көнне утызга якын авыл хуҗалыгы машинасы терлек азыгы әзерләү өчен билгеләнә. Терлек азыгы туплауга җитди игътибар бирү нәтиҗәсендә удар айлык барышында1100 тонна сенаж салып, заданиене срогыннан алда, 105 процентка үтәдек. Бу эштә сенаж башнясы операторы М. Хөснуллин, кайтарылган массаны транспортерга салып торучы механизатор М. Галиев, ташучы Ф. Шакирҗанов үрнәк күрсәтәләр. Витаминлы үлән оны ясауда да темпны киметмибез. Бүгенге көнгә ул 124 тонна җитештерелде.
Ф.Зарипов, партком секретаре.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев