Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

18 май. Ипатов ысулы белән

“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы игенчеләре кыр эшләрен оешкан төстә алып баралар. Ике көннән соң механизаторлар 4895 гектар мәйданда иртә чәчүне төгәлләячәкләр. Кичә 5 агрегат пар җирләренә чәчүгә керештеләр. Бу эш Ипатов ысулы белән алып барыла. Механизаторлар Ф. Гыйльфанов, М. Шәйморатов, Г. Бәхтегәрәев смена нормаларын 120-140 процентка үтәделәр. Кукуруз культурасы инде 160 гектар мәйданда чәчелде. Чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләрдән яклауны фәнни нигездә алып барабыз. Шул максат белән совхозда 7 кешелек махсуслаштырылган звено булдырылды. Ул хәзер Тойгелде бүлекчәсе кырларында эшли.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев