Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
16 май. Уңыш искиткеч булачак
Безнең колхоз механизаторлары чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен бик тырышып көрәшәләр. Мәсәлән, 14 майда Ф.Фазлыев иртә культураларны чәчүдә нормадагы 35 гектар урынына 60 гектарда эш башкарды. Ф. Гарипов шул ук норма урынына 55 гектарда, М. Сафин нормадагы 41 гектар мәйдан урынына 42 гектарда чәчү эшләре башкарды. Колхоз механизаторларының бердәм һәм нәтиҗәле эшләре нәтиҗәсендә 5134 гектарда тырмалау, 1220 гектарда культивация һәм 1081 гектарда чәчү эшләре башкарылды.
В.Котков, “Маяк” колхозы бухгалтеры.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев