Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар турында языла.
Депутатлар эш оештыра
Көннәр җылынып, һава торышы уңайлану белән, авылдашлар үзләренең торак йортларын һәм торак пунктларны төзекләндерә башладылар. Бу эшне безнең авыл советы депутатлары җитәкләде. Эшләрне алдан кайгырту яхшы нәтиҗәләр бирде. Урамнарда, терлекчелек фермалары, җәмәгать биналары янында һәм Әмәкәй, Әлмәт авылларында 7000 тополь һәм 2 мең нарат үсентесе утыртылды. Үсентеләрне әйләндереп тә алдык. Әгәр дә без бу кварталда 140 процентка сөт сатып алуның квартал планын үтәгәнбез икән, бу эшкә саллы өлешне безнең депутатлар керттеләр. Кайбер колхозчылар дәүләткә ике һәм аннан күбрәк центнер сөт саттылар. Алар – Мөхәммәтгали Галиев, Миңнемөхәмәт Сафин, Гыйздулла Хәмматуллин, Фиразия Шәмсиева, Кәлимулла Сафин. Сөт әзерләү уңышлы дәвам итә.
К.Шәйхәйдарова, Әмәкәй авыл советы исполком рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев