Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
15 апрель, Постлар булдырылды
XXII нче партсъезд исемендәге колхозда язгы кыр эшләре киң колач ала бара. Механизаторлар күпьеллык үләннәр үстерелүче мәйданнарны тырмалауны төгәлләп киләләр. Чәчүлек орлыклар да тулысынча әзер, алар агулы химикатлар белән эшкәртелде һәм җылытылды. Комплексларда парттөркемнәр һәм агитгруппалар төзелде, ә җаваплы урыннарда халык контроле төркеме, “Комсомол прожекторы” һәм депутат постлары эшләячәк. Аларның эшенә партия группалары җитәкчелек итәчәк. Унбиш кешедән торган агитбригада коллективы да үз эшен башлап җибәрде. Алар механизаторлар алдында чыгыш ясап өлгерде инде.
Х.Сәхипов, партком секретаре.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев