Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

28 февраль

Укучылар ярдәме

Метрәй урта мәктәбе коллективы Калинин исемендәге колхозга терлекләрнең баш санын саклау өчен көрәштә актив булыша. Укучылар һәр терлек торагын, һәр терлекчене шефка алдылар. Дәресләрдән соң фермаларга килеп, малайлар малларны ашаталар, асларын чистарталар, кызлар исә сыер савалар. Күптән түгел укучылар терлекләрне уңышлы кышлату өчен удар өч айлык игълан иттеләр. Колхоз трактор бирә һәм укучылар, дәресләрдән соң, ылыс алып кайталар. Икенче группа усак ботаклары әзерли. Мәктәпнең түбән классы укучылары яшь терлекләргә көл, күмер алып киләләр.

Р. Фәттахов, партком секретаре.

Фото – Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев