Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

24 гыйнвар. Яңа расписание

Агымдагы елның 1 январеннан 14 маена кадәр безнең аэропорт яңа расписание буенча эшли. Самолет Казан шәһәреннән Мөслимгә көн саен ике рейс ясый. Беренчесе 8 сәгать 13 минутта чыга һәм безгә 9 сәгать 55 минутта килеп җитә. Икенчесе 10 сәгать 05 минутта чыгып, 11 сәгать 45 минутта килә. Пассажирлар аэропортка очу вакытына 1,5-2 сәгать кала килергә һәм регистрация үтәргә тиешләр. Заявкалар көн саен иртәнге сәгать 7дән 15 сәгатькә кадәр кабул ителә. Кыш көне пассажирлар аз булганлыктан, транзит билетларны броньсыз да алырга мөмкин.

А. Хисаметдинов, аэропорт начальнигы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев