Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
17 гыйнвар. Нәтиҗәләр куандыра
“Алга” колхозының Елгабаш нәсел фермасы савымчылары яңа елны югары күрсәткечләр белән башлап җибәрделәр. Узган елгы өчмеңче Фәния Сәлахова бүгенге көндә һәр сыердан уртача 10,1 килограмм сөт ала һәм савымчылар арасындагы ярышны җитәкли. Өчмеңчеләр Нурисәнә Харисова, Вәҗидә Фәрдиева, Тәрҗимә Фатихова иптәшләр дә аннан азга гына калышалар: алар группасында көнлек савым 9,8-9,6 килограмм тәшкил итә. Дәүләткә сөт сату уңышлы бара. Хәзерләү пунктларына көн саен 15-16 центнер сөт озатыла. Продукция беренче сорт белән генә кабул ителә.
Ә. Җиһангирова.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев