Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
19 декабрь. Язга хәзерләнеп.
XXII партсъезд исемендәге колхоз механизаторлары инде бу көннәрдән үк киләчәк язга йөз тотып эшлиләр. Комбайннар, тагылма машиналар һәм эш кораллары көздән әйбәтләп саклау урыннарына куелган иде, хәзер аларны көйләү-ремонтлау бара. Быел һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы сафка бастыруда ремонт пунктына кертүдән алып, төзекләндереп яңадан саклауга урнаштырганчы ремонтчылар белән бергә эшли. Ремонтчылар Валериан Филиппов белән Анатолий Романовның хезмәте зур, башкарылган эшнең күләмле өлеше – аларныкы.
М. Хлюпин, XXII партсъезд исемендәге колхоз механигы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев