Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
31 октябрь. Мөслимлеләр өстәленә
Соңгы вакытта районыбыз авылларында һәм поселокта карп балыклары белән сәүдә барды. Аны мөслимлеләр өстәленә К.Маркс исемендәге, Куйбышев исемендәге һәм Киров исемендәге колхозлар бирде. Без карп маймычларын сугару буасына өч ел элек Воткинскидан ук кайтартып җибәргән идек. Бу чорда алар эре-эре балыкларга әверелде. Күптән түгел буаның суын җибәреп, 25 центнер диярлек карп тоттык. Аны ике көн дәвамында үзебезнең колхозчыларга да, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы һәм “Михайловка” совхозы авылларында да саттык.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев