Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

24 октябрь. Ярыш маяклары

Район киночелтәре коллективы халыкка культура хезмәте күрсәтү күләмен арттыру һәм аның сыйфатын яхшырту өчен тырышлыгын кызганмый. Ул кино хезмәте күрсәтүнең тугыз айлык планын 110 процентка үтәгән иде. Хәзер исә коллектив членнары быелгы планнарны 15 декабрьгә үтәп чыгу өчен ярышны киң җәелдерделәр. Ирешелгән уңышларда Тат. Бүләр һәм Олы Чакмак авыллары киномеханиклары З.Нуретдинов һәм Ө. Ахунов иптәшләрнең өлеше аеруча зур. Алар тугыз айлык планнарны 130-125 процентка үтәп, ярышның алгы сафында баралар.

Ф. Спиридонов, район киночелтәре директоры.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев