Бу көнне Мөслимдә!
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
3 октябрь. Арттырып үтәлде
“Үзәк” совхозы буенча ит хәзерләү планы 1 октябрьгә 2080 урынына 2105 центнер итеп үтәлде. Моңа ирешүдә Н. Шәрифуллина җитәкчелегендәге Иске Чакмак дуңгызчылык фермасы коллективының өлеше зур. Биредә ит 818 центнер, ягъни узган елдагыдан 161 центнер артыграк сатылды. Мөгезле эре терлек ите җитештерү һәм хәзерләүдә Сал. Мухан фермасы терлекчеләре дә, һәр терлекнең уртача авырлыгын 416 килограммга җиткереп, хәзерләүләр пукнтына барлыгы 436 центнер продукция саттылар.
З. Хәбирова, “Үзәк” совхозы терлекчелек бухгалтеры.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев