Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

30 сентябрь. Җир сые кырга күчә.

Элек-электән игенче басуына черемәне мөмкин кадәр күбрәк чыгарырга, җирне мул ашларга тырышкан. Мондый кайгыртуның тук бөртекләр булып кайтачагын ул белеп торган. Безнең механизаторлар да әлеге хакыйкатьне яхшы аңлый. Л. Казаков җитәкчелек иткән махсус звенода хезмәт киеренкелеге сүрелеп тормый. Нәтиҗәдә егетләр кырларга көн саен 300-400 тонна органик ашлама чыгара. Безнең хуҗалыкта бу әһәмиятле эштә “Райагропромхимия” берләшмәсе отрядының ярдәме зур. Алар көче белән көн саен 700-800 тонна черемә кырга күчә.

М. Садыйков, “Михайловка” совхозы баш агрономы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев