Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

Иген кырларын иртә срокта туңга сөреп, эшкәртеп кую – уңыш ачкычы. Колхоз буенча 2300 гектарга якын җир, ягъни планда каралганның 85 проценты туңга сөрелде һәм эш төгәлләнү алдында. Эшнең аеруча киеренке көннәрендә озынайтылган удар сменалар оештырылган иде, аларның беренчесендә – Ә. Шәмсевәлиев, икенчесендә М. Шәгалиев җиңеп чыкты һәм аларга иң зур бүләк – сарык тапшырылды. Шулай ук М. Мирсалихов, Х. Фатихов. Р. Рәхмәтуллин, А. Шәмсетдинов, М. Һадиев иптәшләргә истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр бирелде.

Р. Солтанова, “Урал” колхозы бухгалтеры.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев