Бу көнне Мөслимдә!
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
29 август. Чиратка куелмый
Безнең Калинин исемендәге колхозда да урып-җыю эшләре төгәлләнде. Комбайннар артыннан ук басуга салам җыю звеносы килеп керде. Механизаторлар Р. Хәсәншин, Ф. Вәлиуллин, Р. Миңнуллин эскерт салучыларга саламны өзлексез китереп торалар. Аны Ә. Камалетдинов үзенең чүмәлә өйгече ярдәмендә җай гына биреп тора. Н. Шакиров, М. Хикмәтуллин, З. Җәббаров, М. Шәрифуллин саламны эскерткә тигезләп салалар.
Т. Фәррахова, информация штабы члены.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев