Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада Мөслим районында 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 1 июнь

Исәнме, җәй!

Ял итәсе килә. Ә кайда һәм ничек? Мөслим, Тат. Бүләр, Метрәй, Күбәк, Тат.Шуран, Октябрь, Мари Бүләр мәктәпләре илебезнең төрле калаларына туристик путевкалар кайтартып укучыларга саттылар. Шулай ук балалар Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренә бер көнлек экскурсиягә барачак. Унынчы классны тәмамлап эшкә каласы егетләр һәм кызларны колхоз-совхозлар үз исәпләренә туристик сәяхәтләргә җибәрәчәк. “Җәй” сүзе белән бергә пионер лагерьлары күз алдына килә. Күп кенә хуҗалыклар яшь буынның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру максатыннан быел да үз җирлекләрендә пионер лагерьлары ачу өчен шартлар тудыралар.

Н.Сөләйманова, район пионерлар йорты директоры.

Милиция көндәлеге

Крәш. Шуран авылында яшәүче Ф.Арсланов спиртлы эчемлекләргә каршы көрәш законын тупас бозган. Бәкәбез авылыннан Т.Шабаева өй шартларында ачы бал ясау белән шөгыльләнгәне өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев