Бу көнне
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел,  4 апрель

Укучылар спартакиадасы

Март ае мәктәп укучылары өчен спорт ярышларына бай булды. Аларның иң истәлеклесе чаңгы ярышлары иде. 5 мартта Метрәй урта мәктәбе базасында сайлап алу ярышлары уздырылып, җыелма команда төзелде. Команда Метрәй һәм Күбәк урта мәктәбе вәкилләреннән оештырылды. Спортчыларыбыз Зәйдә үткән зона ярышларында да сынатмадылар. Кызлар 3-5, егетләр 5-10 километрлы арада көч сынашып өченче урынны алып кайтты.

Р.Шабаев,  район халык мәгарифе бүлеге инспекторы.

 

 


Нет комментариев