Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Рубрикада районда 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 25 февраль

Үрчем алу яхшыра

Олы Чакмак дуңгызчылык фермасы коллективы беренче тур үрчемен алуны төгәлләде.быел ул оешкан төстә узды, нәтиҗәләр дә яхшырак. Терлекчеләр 120 анадан 1130 бала алдылар. Бу – бер анага унга якын үрчем дигән сүз. Бу нәтиҗәләргә Ф.Садриева җитәкчелегендә малларны арендага кабул иткән С.Кашапова, М.Шәймөхәммәтова, А.Хафизованың уңганлыгы һәм тырышлыгы бәрәбәренә ирешелде. Арендачылар 700гә якын үрчем алдылар. А.Хафизова группасында 24 анага 234 бала туры килә. С.Кашапова группасында ул 227гә тигез. Үрчемнең үсеше дә канәгатьләнерлек. Дуңгыз балаларының әйбәт сакланышы тәэмин ителә.

А. Борисов, “Маяк” колхозының баш экономисты

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерли

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев