Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

1971 ел вакыйгалары.

Дусай алмалары

“Урал” ул күкрәп үскән игеннәре белән генә түгел, әллә ничә сортлы алмалары, эре карлыганнары белән дә билгеле. Урман уртасында утырган гаҗәеп бакчаның хуҗасы Рушания Мостафина 23 ел инде шушы бакчада татлы җимешләр үстерә.

25 август 

Силос – кыйммәтле азык 

XXII партсъезд исемендәге колхоз членнары терлек азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирәләр. 100 гектар мәйдандагы яшел массаның 69 гектары урып-җыелды инде. Биредә комбайнчы В.Кондратьев, Е. Афанаев иптәшләр көнлек эш нормаларын системалы үтәп баралар. Силосны траншеяга ташуда шофер Г. Глухов үрнәк күрсәтә. 

Н.Т. Тазов. 

 Уҗым чебененә каршы көрәшегез 

Быел районыбыз хуҗалыкларында швед һәм уҗым чебене белән зарарланган арыш чәчүлекләренең шактый мәйданы бозып чәчелде. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, хәзер инде басуларда уҗым чебене оча, ә швед чебене йомырка салды. Уҗым чебене йомырка салмады әле. Шуңа күрә аңа каршы көрәшне бүгеннән оештырганда арыш уҗымын зарарланудан саклап калып була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев