Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел,  28 февраль

Кече фермабыз бар

Безнең Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә  менә икенче ел кече ферма эшләп килә. Без анда алты бозау тәрбиялибез. Күптән түгел генә дуңгыз балалары үстереп совхозга тапшырган идек. Кече фермада сигез звено булып, ул 4-8 класс укучыларын берләштерә. Звено җитәкчеләре итеп узган уку елында югары класс укучыларын билгеләдек. Бозаулар көр, таза булып үссен өчен без чын күңелебездән тырышып эшлибез. Бигрәк тә Чулпан Абдуллина, Илсур Сәйфуллин, Лилия Шакирова җитәкчелегендәге звено членнары сынатмый. Без әнә шул рәвешле хезмәткә өйрәнеп, аны яратып үсәбез.

Ә. Мөҗәһитова, 6 класс укучысы

 

Очрашу күңелле узды

Безнең мәктәптә төрле кичәләр үткәрелә. Студентлар белән очрашу кичәсе бигрәк тә истә калды. Кичәдә кунаклар үзләренең уку йортлары, студент тормышы турында сөйләделәр. Аннары укучылар күңелле концерт номерлары башкардылар. Концерт әкренләп төрле кызыклы уеннарга күчте, соңрак укучылар белән студентлар арасында “Күңелле стартлар” башланды. Киеренке көрәштән соң студентлар командасы җиңүче булды. Кичә истәлеге итеп кунакларыбызга бүләкләр тапшырдык. Очрашу заманча биюләр белән тәмамланды. Чарадан бөтен кеше дә канәгать калды, чөнки очрашу безне тагын да якынайтты, дуслаштырды.

Гөлнара Гыйзетдинова, Олы Чакмак сигезьеллык мәктәбенең 8 класс укучысы

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев