Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең почтальон

Почта хезмәте һәрвакыт кирәк

Бүгенге көндә республикада 1184 почта бүлекчәсе исәпләнә

Аларда 6 меңнән артык хат ташучы, оператор, сортировщик, машина йөртүче, почта бүлекчәләре җитәкчеләре тырыш хезмәт куя.

Бүген почта хезмәте – халыкка корреспонденция һәм посылкалар китерү, газета-журналларга язылуны оештыру, басма матбугатны тарату, төрле түләүләр кабул итүдән тыш, продукция һәм көнкүреш товарларын да сата. “Татарстан почтасы” федераль почта хезмәте идарәсе Россиядә заманча җиһазландырылган һәм халыкка почта хезмәте күрсәтүдә яңа мөмкинлекләр белән эшләүче идарә булып исәпләнә.

Октябрь почта бүлекчәсе алты авылга – Октябрь, Сөякәй, Бәкәбез, Әндереш, Әмәкәй һәм Әлмәттә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Бүлекчәне дистә елга якын Лениза Хәбибуллина җитәкли.

 

– Бүлекчәдә дүрт хат ташучы эшли. Бырыбыз да эшебезне яратып, зур төгәллек белән башкарабыз. Хат ташучылар Флүсә Гатина, Фәнүзә Рәхимҗанова, Лилия Исмәгыйлева һәм Гөлнара Шәмсиева авыл халкы белән аңлашып, планны үтәү өчен иренмичә хезмәт куялар. Барыбыз да дистәләгән еллар белән исәпләнүче хезмәт стажына ия. Һәрберебез үз участогындагы һәр кешене яхшы белә, аларның нинди газета яисә журнал укырга яратканлыгын, нинди төр продукция кирәклеген алдан ук белеп, аны вакытында кайтарту өчен тырышып эшлиләр. Хат ташучыларга бер хуҗалыкка ай дәвамында берничә тапкыр барырга: пенсия, субсидия, юл акчаларын кертергә туры килә, шулай да алар беркайчан да зарланмый, – ди бүлекчә җитәкчесе Лениза Хәбибуллина.

 

Октябрь почта бүлекчәсендә дә, башка бүлекчәләрдәге кебек үк, газета-журналларга язылырга мөмкин, газ, электр энергиясе, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул ителә. Пенсия, пособие һәм субсидияләр тараталар. Шулай ук почта бүлекчәсе аша салымнар, ЮХИДИ штрафларын түләргә мөмкин. “Почта-Банк” хезмәте дә эшли, аннан өч дистәгә якын кеше куллана. Соңгы елларда барлыкка килгән товар сату, иминиятләштерү килешүләре төзү кебек яңа хезмәтләр дә тиешле югарылыкта башкарыла. Октябрь бүлекчәсенә 60 мең сумга якын товар сату планы куелган.

 

– Сатуда ярмалар, сыек май, чәйләр, балык һәм яшелчә консервалары, тушенкалар, макарон эшләнмәләре бар. Он, шикәр комы, көнкүреш химиясе, сәнәгать товарлары һәм канцелярия кирәк-яраклары да тәкъдим ителә. Заказ буенча да товар кайтарабыз. Посылкалар да килеп тора, – ди Лениза Хәбибуллина.

 

Вакытлы матбугатка язылу вакыты – почта хезмәткәрләре өчен иң җаваплы чор. Алар подписка вакытын урып-җыюга тиңли, чөнки бу чорда почта бүлекчәсенең киләчәге билгеләнә, халыкка таратылачак басма матбугат барлана.

 

– Һәрберебез үзенә куелган бурыч-планнарны үтәү өчен тырыша. Авылдашларыбызга рәхмәт, алты авылда да өлкән яшьтәге газета укучылар да, урта буын вәкилләре дә шактый күп. Алар бигрәк тә “Авыл утлары”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Язмыш кочагы” газеталарын яратып укый. Гаиләләре белән 7-8 төрле газета алдыручы гаиләләр шактый. Бәшировлар, Нәбиуллиннар гаиләләре, Әмәкәй авылыннан Раяза Сәрвәрова, Фәния Хөснуллина шундыйлардан, – ди Лениза Хәбибуллина.

 

Хезмәт хакларының түбән булуына карамастан, җаваплы, шул ук бик кирәкле һөнәрне батырларча башкаручы почта хезмәткәрләренә сокланмый мөмкин түгел. Һава торышының нинди булуына карамастан, алар авылдашларына газета-журналлар, пенсия таратырга ашыга. Газета-журналлардан тыш, сату өчен товарлар салынган сумка да йөртә алар.

 

– Һәр эшнең үз авырлыгы. Эшебездән зарланмыйбыз. Йөзләгән хуҗалыкка хезмәт күрсәтсәк тә, эшебезне бик яратып, ихлас күңелдән башкарабыз. Хат ташучылар килүен бигрәк тә өлкәннәр, ялгыз әби-бабайлар көтеп ала. Яратып башкаргач, эшебез булганга сөенеп хезмәт куябыз, – ди Октябрь почта бүлеге җитәкчесе Лениза Хәбибуллина.

Бүген почтада үз һөнәренә гашыйклар гына эшли. Киләчәктә почта хезмәткәрләренең эше тиешенчә бәяләнеп, аларга игътибар һәм хөрмәт артсын иде.

 

Фото – Л.Хәбибуллинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев