Җылы бишмәтем бар!
Шамил Җәмилов – тумышы белән Мөслим егете. Ике ел элек ул, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Без аның белән очраклы рәвештә, кыска вакытлы ялга кайткач, очраштык.
– Моңа кадәр төзелештә эшләдем. Хатыным, ике балабыз бар. Ипотекам бар, әҗәтләрем күп иде. Контракт буенча хезмәт итү турында очраклы рәвештә ишеттем. 5 ел элек Яр Чаллыга күченгән идек. Махсус хәрби операциягә барырга дигән карарга бер көн эчендә генә килмәдем, ярты ел уйладым. Интернеттан укыдым, контракт төзегән кешеләр белән сөйләштем. Барысы да яхшы һәм бик үк яхшы булмаган тарихларны да ишеттем. Беркем дә бернәрсә дә вәгъдә итмәде, беркем дә бернәрсәгә дә этәрмәде. Контракт буенча хезмәт иткән очракта хезмәт хакы нигезендә 15 ел түләячәк ипотеканы 1 ел эчендә ябу мөмкинлеген аңладым, – ди Шамил.
Контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне – 1 миллион сумга якын акчаны, Шамил теләге буенча, аның туганнары алган. “Контракт төзү өчен паспорт, СНИЛС, ИНН кирәк булды”, – ди райондашыбыз.
– Контракт төзүемә сөенәм, дисәм, ялган булыр иде. Уйландыра. Иң авыры хатыным һәм балам белән аерылышу булды. Балаларның ничек үсүен күрә алмаячакмын. Хатыныма дөресен әйттем: кире кайту тиз генә булмаячак. Контракт 1 елга төзелде. Мул тормыш өчен нәрсәнедер корбан итәргә туры килә. Баштарак нәрсә көткәнен белми яшисең, аннары күнегәсең. Мин инде җайлаша башладым. Беренче атналарда физик яктан бик авыр булды. Офиста эшләгәннән соң режимның кинәт үзгәрүенә ияләштем инде, 2 ел вакыт узды бит! Билгесезлек куркыта. Сугыш тизрәк бетсен дә барыбызга да тыныч тормышта гомер кичерергә насыйп булсын! – ди Шамил.
Авыр чакта якыннарның хуплавы, яратуы, борчылуы күңелне җылыта. “Җылы бишмәтем бар! Минем иң кадерле кешеләрем: хатыным, кызым – салкыннарда җылытучы җылы бишмәтем!” – ди Шамил.
Махсус хәрби операциядә хәрби заданиене үтәгәндә, Шамил ике мәртәбә яраланган. Госпитальдә дәваланып, ул янәдән яу кырына озатылган. Батырлыгы өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев