Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Утны, суны кичкән егет ул

Метрәй егете Алмаз Минһаҗев махсус хәрби операциядән ялга кайтты.

25 августта Метрәй авылында зур бәйрәм үтте. Бу көнне Метрәй егете Алмаз Минһаҗев махсус хәрби операциядән ялга кайтты.
Алмаз Мирзанур паркына кергәндә егет үзе дә, авылдашлар да дулкынландыргыч мизгелләр кичерде.
Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.
Алмаз Минһаҗев – гади авыл малае. Метрәйлеләр аны тыныч, сабыр һәм бик тыйнак егет буларак белә һәм хөрмәт итә. Үзе хакында: “Утны-суны кичкән егет ул,” – дип әйтерләр дип Алмазның уена да килмәгәндер. Бүген ул алгы сызыкта хәрби операциядә катнашучыларның исәнлеге өчен көрәшә.
Өлешчә мобилизация башлангач, махсус хәрби операциягә чакыруны Алмаз бик тыныч кабул итә. Әнисе Гөлназ бу хәбәрне башта авыр кабул итсә дә, бүген улының илебезне яклавы белән горурлануы хакында әйтә. – Башта шок хәлендә калдым. Алмаз мин эштә вакытта шалтыратып, мобилизацияләнәчәге турында әйтте. Аңа авыр булмасын дип качып елаган чакларым да булды. Повестканы шимбә көнне алдык, дүшәмбе Алмазны Казанга озаттык. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото - А. Минһаҗевның гаилә архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев