Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Туган авылын ярата иде... (фоторепортаж)

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Шәймәрданов истәлегенә элмә такта куелды.

Физик яктан көчле, җитез һәм гадел булып үсә Илнар, спортны ярата. 2021нче елның 20 мартында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Быел 23 февральдә Авдеевка тирәсендә барган бәрелештә батырларча һәлак була. “Батырлык ордены” белән бүләкләнә.

Тиктормас һәм шук иде

Илнар Фирдәүсә һәм Сабирҗан Шәймәрдановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе аны төгәл, гадел булырга өйрәтеп үстерә.

– Бала чагыннан ук тиктормас, һәрвакыт каядыр ашыгучы бала булды ул. Тик тора белмәгәнгә, почмакка да бастырырга туры килә иде, – дип искә ала улының балачагын Фирдәүсә апа. – Шук, тиктормас булса да, башлаган эшен тәмамламыйча икенче эшкә тотынмый иде. Бик гадел булды улым. Үзенә “эләксә” дә, беркайчан да дусларын гаепле итеп калдырмады. Бу сыйфаты үскән саен тагын да ныгый барды. 

Мәктәптә укыганда Илнар үзен хезмәт сөючән, төгәл, җитез укучы итеп күрсәтә. Спортны бик ярата: волейбол, баскетбол түгәрәкләренә йөри. Көрәшне үз итә, ярышларда призлы урыннар ала.

– Сыйныф җитәкчесе буларак, нинди чара үткәрсәк тә, һәрвакыт Илнарга таяна идем. Мәктәп тәмамлагач, Илнар Әлмәт физкультура техникумына укырга керде. Укырга китсә дә, һәрвакыт авыл егете булып калды. Авылга кайтканда мәктәпкә килеп йөрде. Авыл егетләренә хас бөтен һөнәрләрне үзләштерде, әти-әнисенә ныклы таяныч, терәк булды. Аның тормышы барыбызга да үрнәк. Илнар – Ватанга хезмәт итү үрнәге, авылыбызның батыр улы, кыю егете булып күңелләребездә һәрвакыт сакланыр, – ди И.Шәймәрдановның сыйныф җитәкчесе Илмира Нуруллина.

Илнар Әлмәт техникумында укыганда да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. Укуын тәмамлау белән хәрби хезмәткә китә. 2008 елда Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәп, өлкән сержант дәрәҗәсен алып туган ягына кайта. Әлмәт шәһәрендә эшкә урнаша, гаилә кора. Ялларда туган авылына кайтып йөри. Дуслары, авылдашлары белән аралашырга ярата.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев