Рүзәл Зәйнетдинов: “Барысы да – чынбарлык”
Рүзәл Зәйнетдинов – Мөслим егете. 2022нче елның 25 октябрендә, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә китә. Узган елның кышында ул, демобилизацияләнеп, туган ягына кайтты
Рүзәл – патриот, ул Ватанны сакларга китә. Россия белән Украина чиген узгач, өлешчә мобилизациянең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый.
– Повестка китергәндә, өйдә идем. Әти-әниемнең мине бер дә җибәрәсе килмәде. Бу аңлашыла да, бер генә әти-әнинең дә газизен сугышка озатасы килмәс иде. Минем белән бер үк вакытта әниемнең бертуган энесе дә мобилизацияләнде. Флорид абый Шуганкада яши иде. Кызганыч, ул батырларча һәлак булды. Күз алдында бик күп егетләр харап булды. Аларны искә төшерсәң, бүген дә тән өшегәндәй була. Бергә штурмга кергән егетләрнең берничәсе генә исән калды. Алар госпитальдә дәвалана, – ди Рүзәл.
Рүзәл, мәктәп тәмамлагач, машинист-тракторчы һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәтен яшерен гаскәрләрдә – сак ротасында уза. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә укчы була райондашыбыз.
– МХОдагы хәрәкәтләр белән чагыштырганда, хәрби хезмәтнең уку-өйрәнү, тәҗрибә мәйданчыгы булганлыгын аңлыйсың. Махсус хәрби операциядә яшәү өчен туктаусыз көрәш бара, барысы да – чынбарлык, кино түгел. Анда бүгенге көннең соңгысы булу ихтималын аңлыйсың. Тормыш кадерен аны югалту чигендә булганнар гына аңлыйдыр, – ди Рүзәл.
Махсус хәрби операциядә алгы сызыкта булганда, сугышчан дусларын дошманнан саклау белән бергә, машина белән снарядлар ташыганы да, алгы сызыктан яралыларны алып чыккан вакытлары да аз булмый Рүзәлнең. “Төрле вакытлар булды. Бер телем икмәк, бер йотым су кермәгән көннәрне дә үткәрдек, шулай да алдагы көнгә ышаныч, өмет югалмады”, – ди Рүзәл.
– Улыбызның бик озак хәбәргә чыкмаган көннәре дә булды. Андый вакытта тормыш туктап калган кебек тоела иде. Ана өчен иң зур бәхет – балаларының исән-сау һәм сәламәт булулары. Рүзәл Ватан алдындагы изге бурычын сәламәтлеге бәрабәренә булса да үтәде. Гомерлек тән сызлауларына күңел әрнүләре дә кушыла. Инде мондый сынауларны башка бирмәсен! Һәр анага тыныч тормышта якыннарының уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын! – ди Рүзәлнең әнисе Миләүшә Зәйнетдинова.
Махсус хәрби операциядә Рүзәлнең хәрби кушаматы да “Рузәл” була. Фарсы чыгышлы татар исеме “бәхетле” дигән мәгънәне аңлата. Өч мәртәбә каты яраланып та исән калуы, штурмнарда гомере кыл өстендә калып та, үлемгә баш бирмәве белән бәхетледер дә егетебез.
Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Рүзәл Зәйнетдинов Изге Георгий ордены, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “За боевые отличия”, икенче дәрәҗәдәге “За воинскую доблесть” һәм “За храбрость” медальләре белән бүләкләнгән.
Бүген Рүзәл Россия Социаль фондының Мөслимдәге клиентлар белән эшләү хезмәтендә эшли. Хезмәттәшләре аны җор телле, ярдәмчел булганы өчен ярата һәм хөрмәт итә. “Имин дөньяның кадерен белеп, һәр көннең тәмен тоеп, якыннарны кадерләп яшәргә кирәк”, – ди Рүзәл.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев