Курку белмәс егет
Биш тапкыр яраланган Айдар Фәсхиев – һәрвакыт алгы сызыкта!
Айдар Фәсхиев – махсус хәрби операциягә 2024нче елның 1 мартында контракт төзеп китә. Бу атнада ул беренче мәртәбә кыска вакытлы ялга кайты.
Айдар – Олы Чакмак авылы егете. Мөслим лицен тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумында укый. Хезмәт юлын тау-чаңгы комплексында инструктор-контролер булып башлый. Спорт яратучы, көчле ихтыярлы, үҗәт егет хәрби хезмәтне Новосибирск өлкәсендә хәрби разведкада үтә. Илдәге вәзгыятькә әрнеп, җанына урын таба алмыйча, контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.
– Махсус хәрби операция башланган мәлне үк китәргә талпынган идем, ул вакыта нәрсәдер тоткарлады. Әти-әнием дә, очрашып йөргән кызым да минем МХОгә китүем турында китәргә бер атна вакыт калгач кына белделәр. Бу юлны сайлавыма үкенмим, әмма чит җирләрдә йөрү бераз алҗытты. Туган йорт, авыл һавасы, әни пешергән ашлар, тәмле ризыклар сагындыра. Көзге, кышкы чорда салкыннар тәнне генә түгел, җанны да өшетә кебек, элек кадере булмаган нәрсәләрнең кыйммәтен аңлыйсың. Бер кисәк икмәкнең һәм бер тамчы суның терелтүенә, могҗизага ышана башлыйсың. Тиз генә әйләнеп кайтырбыз шикелле түгел, тик чигенергә хакыбыз юк, – ди Айдар Фәсхиев.
Башта Айдар взводта өлкән снайпер була. Штурмнар вакытында һәрвакыт алгы сафта булган егетне әнисенең изге догалары саклап йөртәдер. Бүгенге көндә Айдар медицина взводында хезмәт итә, яу кырыннан квадроциклы белән яралыларны алып чыга. Беренче ярдәм дә күрсәтә: кирәк икән – “укол” кадый, кирәк икән – система куя.
– Квадроцикл егетләргә бик кирәк! Махсус хәрби операция барган урынга башка төр техника керә алмый. Ярдәм йөге белән җибәрелгән мотоцикллар һәм квадроцикллар белән бик күп гомерләрне саклап кала алдык. Техника, ризык кебек үк, көн дә кирәк! Махсус хәрби операциядә катнашучы, гомерен илгә багышлаган һәркем батыр исемен йөртергә хокуклы. Райондашларыбызга уртак көч белән ярдәм җыеп җибәрүләре өчен рәхмәт! Окоп шәмнәренә ихтыяҗ аеруча зур, алар белән блиндажларны җылытабыз. Кемдер шәмнәр ярдәмендә ризык җылыта, өс-киемен киптерә. Тиз пешерелүче кипкән ашлар бик тәмле! Аны тушенка белән учакта пешереп ашыйбыз, – ди Айдар. – Берсендә штурм озакка сузылды. Ашарга, эчәргә юк. Яфрак, үлән ашап исән калдык. Бөек Ватан сугышында әби-бабайларыбызның: “Үлән ашадык, урманда бер бөртек яшеллек калмаган иде”, – дигән сүзләре шул вакытта искә төште. Саклану киемнәре һәрвакыт кирәк. “Маскировочный” киемнәрне дошман териториясендәге кибетләрдән сатып та алабыз, дошман пулясы тиеп, ятып каласы килми бит! Биредә бөтен нәрсә кыйммәт. 1 килограмм ит 1300 сумга сатыла.
Махсус хәрби операциягә бер елга дип китсә дә, Айдарның инде икенче елы үтеп бара. “Җиңү таңын аттырмыйча кайту да, артка чигенү дә юк”, – ди Айдар.
– Аллаһка шөкер, дүрт улыбыз, дүрт бөркетебез бар. Айдар – гаиләдә икенче бала. Аның өчен борчылмаган, аны уйламаган көнебез юк. Махсус хәрби операциягә барам, дигәч, яшен суккандай, бермәлгә калтырану биләп алды. Тик аны уеннан кире кайтару файдасыз. Кечкенәдән шундый ул: уйлаганын ахырына җиткермичә тынычланмый, үҗәтлеге дә, үзсүзлеге дә җитә. Инде берүк исән-сау әйләнеп кайтсын! – ди Сирена апа, улын җылы кочагына алып.
Айдарның кайтуын, хәбәргә чыгуын әти-әнисе дә, сөйгәне Ландыш та зарыгып көтә. Гөрләтеп туй үткәрү турында хыяллана яшьләр.
– Улымның әлеге адымы өчен борчылдым да, шул ук вакытта горурланам да! Улым күптән 18 яшь тулган: карарларны үзе кабул итә, гамәлләре өчен үзе җавап бирә. Тәлгать бабам Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Сугыштан аягы каты яраланып кайткан. Сугышның ачысын-төчесен йөрәгенә төйнәп, Җиңү таңын якынайткан каһарман иде ул. Улым да бабасы үрнәгендә илебезне саклый. Догаларыбыз балаларны явыз бәндәләрдән саклап йөртсен берүк! Төрле вакытлар була. Айдар хәбәргә чыкса, шатлыгыбыз эчкә сыймый, ә инде штурмга кузгалабыз дип хәбәр бирсә, берничә көн элемтәгә чыкмаса, әнисе белән үз-үзебезгә урын таба алмыйбыз. Беребез – диванның бер, икенчебез икенче башына утырып, үксеп елаган вакытлар да була, – дип сөйләде Айдарның әтисе Нияз Фәсхиев.
Айдарның хәрби кушаматы – Дарчик. Кечкенә чакта Сирена апа улына, яратып, шулай дәшә торган булган.
Махсус хәрби операциядә хәрби заданиене үтәгәндә Айдар биш мәртәбә яраланган, госпитальләрдә дәваланып, кабат яу сугышка киткән. Батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев