Курку белмәс Артем
Тат. Бүләр авылы егете Артем Фаракшин махсус хәрби операциядән бер аягын югалтып кайтты
Илдә мобилизация дулкыны белән бергә контракт нигезендә хезмәт итүне агитацияләгән чорда Артем ныклы карарга килә. “Иптәшләремә миннән ярдәм кирәк!” дигән уй белән 2023нче елның 15 сентябрендә юлга кузгала.
– Артемның МХОга киткәнен ике көн узгач кына белдем. Мин каршы буласын белеп, ул миннән барысын да яшергән. Артем төп Мөслим егете булмаса да, җирлекне, авылны бик ярата. 2008 елда 9 яшьлек малайны без Матвеевка приютыннан үз гаиләбезгә тәрбиягә алдык. Шук, шаян, тиктормас, ләкин беркайчан да кеше серен башкаларга сатмас, артык сүз сөйләми торган егет булып үсеп җитте. Мәктәпне тәмамлагач, Мөслим политехника техникумында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерде. Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗга эшкә урнашты. Бөтен кешенең дә язмышы бертөрле түгелдер шул. Сау-сәламәт китеп аяксыз өйгә әйләнеп кайтуы бик кызганыч. Мәңгелек яра булып, ул аны гомер дәвамында озатып йөреячәк. Фантом авырту ул. Кайткан мәлне авыртуына чыдый алмый иде, балакай. Хәзер көчле дарулар гына авыртуны басып тора. Инде әниләргә сабырлык бирсен берүк! Кайткан чорда кулларыннан, бармакларыннан кыйпылчыклар коелып тора иде. Юньләп ризык үтми авызыннан, тегендә ач йөреп, ашказаннары кысылып беткәндер иде балакайларның. Каядыр барырга да яратмый. “Йөреп алҗыган инде без”, – диде, – ди Альфира апа.
Артем мәхсус хәрби операциягә китәр алдыннан әнисеннән үзенең документларының күчермәсен җибәрүне сорый. “Нигәдер, шул вакытта тамчы да шикләнмәдем, бүтән эшкә генә күчәдер дип уйладым”, – ди әни кеше.
– Мин бару белән Донецк шәһәренә, алгы сызыкка – “передовойга” эләктем. 2024 елның ноябрь аенда контузия алып госпитальгә эләктем. Шул вакытта бөтен документлар югалып бетте. Снаряд кыйпылчыклары бүген дә үпкәдә саклана, табиблар аңа тиеп булмый диде. Тагын өч кыйпылчык – организмның башка җирләрендә. Без чолганышка эләккән вакытта әни дә, апам да начар төш күргән булганнар. Әнинең догалары саклап йөрткәндер, исән калдым, – дип сөйләде безгә Артем.
Шартлаудан соң элемтәсез, документларсыз калган егетне госпитальгә илтәләр.
– Берара гел югалды Артем, элемтәгә дә чыкмый. Телефоныма шалтыратсалар, чит номерларны алмый идем. Берсендә нигәдер алырга булдым. Артем булып чыкты! “Әни! Мин госпитальдә, бер документ та, телефон да, карталар да юк” диде. Аннары улымны Чечнядагы госпитальгә бер ай реабилитация үтәргә дип җибәрделәр. Бер тапкыр да ялга кайта алмады. Бары тик реабилитация сәбәпле 7 гыйнварда беренче мәртәбә өйгә кайтты. Төгәл бер айдан, 7 февральдә, кабаттан юлга кузгалды. Шәхси документларын торгызуда, юл чыгымнарын күтәрүдә районның яшьләр белән эш-ләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров зур ярдәм күрсәтте, район хакимияте барырга машина бирде, рәхмәтебез чиксез, – ди Альфира апа.
Өйдән кузгалып, айдан артык вакыт үтүгә, Артем әнисенә аягы өзелүен хәбәр итеп шалтырата. 2025нче елның 15 марты була ул. Мәскәү өлкәсендә, соңрак Бурятия госпитальләрендә дәваланып, яңадан хәрби частька кайта егет. Реабилитациягә ике ай вакыт бирәләр үзенә.
– 18 июльдә Орел шәһәрендә икенче төркем инвалидлык билгеләделәр. Бер атна элек комиссовать ителеп кайттым. Аяк мәсьәләсе әлегә хәл ителмәде, ике таяк белән йөреп торам, сертификат кайтканны көтәргә кирәк. Иртән тору белән дару эчәм, башкача булмый. Тән генә түгел, җан да авырта, – ди Артем.
Артемның хәрби позывное – Фараон. Алдан уйлап эш итә белүе, куркусызлыгы, курку белмәс җаны, үҗәтлеге өчен сугышчан дуслары таккан кушамат ул.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев