Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Җиңү безнеке булачак!

Ташлыяр егете Рифат Гатин махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ул быел май аенда, контракт төзеп, илебезне сакларга киткән.

– Рифат – гаиләдә икенче бала. Укуда сынатмады, спортны, аеруча волейболны үз итте. 9 сыйныфтан соң Мөслим политехник техникумында укуын дәвам итте. Кечкенәдән аш-су бүлмәсендә кайнашырга яратты ул, шуңа пешекче-кондитер һөнәрен сайлагандыр. Безнең гаилә ишле, биш балабыз үсеп килә. Эне-сеңелләрен уйнату да күпчелек Рифат өстендә булды, – ди Рифатның әнисе Венера.

Рифатка нибары 18 яшь! Тик ул олыларча фикерләве, үҗәтлеге, әйткән сүзеннән кире чигенмәве белән сокландыра.

– Илдә шундый хәлләр булганда, тынычлап өйдә ята алмадым. Башкалар белән бергә булырга тиешмен, дигән фикергә килдем. Әйе, бу уен кыры түгел. Монда һәрвакыт алны-артны карап йөрергә, иптәшләреңә терәк булырга, уяулыкны югалтмаска кирәк. Безнең эш окоплар казудан башланды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында ватылган "КамАЗ"ларны төзәтеп, сафка бастырабыз. Моңа кадәр техника ремонтлаганым булмаса да, кирәк булгач, һәрнәрсәгә өйрәнәсең икән ул! Иң мөһиме – бирешмәскә кирәк! Җиңү безнеке булачак! – ди Рифат.

Рифат турында дуслары да бары тик җылы сүзләр генә әйтә. Ышанычлы дус, куркусыз, батыр егет, үз дигәненә ирешә торган кеше диләр аның турында.

– Контракт төзүче башка бик күп егетләрдән аермалы буларак, Рифатка үҗәтлек артыгы белән бирелгән. Ватан алдындагы изге бурычын ул шушы рәвешле үтәргә булды. Барлык егетләрнең дә исән-сау әйләнеп кайтуларын телим! – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

– Рифат маллар ярата. 

5 яшеннән үк безгә ихатадагы мал-туарны караша иде. Аларны сыйпап, һәркайсы белән сөйләшеп йөри иде. Рифатның күңелен аңлыйлармы, аңа кыргый хайваннар тими, үзе дә алардан курыкмый. Улым кечкенәдән олы йөрәкле, ярдәмчел булып үсте. Туганнарга, дусларына ярдәм итәргә ашыга иде. Ренатка тормышка чыкканда, Рифатка 3 яшь кенә иде, ул аны үз улы кебек үстерде. Тормыш иптәшем белән алар әтиле-уллы кебек яшәделәр, улым гел Ренат белән киңәшләшә иде, – ди Венера. – Рифатның икетуган абыйсы да, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә китте. Узган җәйдә туганыбыз батырларча һәлак булды. Шуннан соң Рифат бик уйланып йөрде, махсус хәрби операциягә китү уе да шул чорда барлыкка килгәндер, дип уйлыйм. “Улым, ник мондый карарга килдең?” – дип сорагач, ул: “Әни, мин бит инде ярты ел уйладым”, – диде.

Рифат – эшкә дә нык егет. 15-16 яшеннән җәйгелектә әтисе белән төзелеш эшләрендә катнашкан. Авылда берничә йортны төзүдә аның да кул көче кергән. Әтисе өйрәтүе буенча сызымнарны яхшы укый белгәнгә, төзелеш эшләрен яхшы аңлаганга, Рифатны блиндаж ясаганда һәрвакыт “старший” итеп билгелиләр.

– Рифат – минем күршем. “Контракт буенча хезмәт итәргә китү фикере кайчан барлыкка килде?” – дип сорагач, ул: “Яңа ел чорында ныклап уйлана башладым”, – дип җавап бирде. Май аенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Димәк, биш ай дәвамында егет уйланып йөргән! Рифат һәрнәрсәне энәсеннән җебенә кадәр уйлый иде: ничек бара, анда нишли, ничек саклана һәм башкалар. Рухи яктан үзен тулысынча әзерләде. Бик мөстәкыйль егет. Чүлдә берүзе кала икән, югалып калмаячак, йортка кадәр салып чыгачак! Әнисе аны “хрусталик” ди, чыннан да, бәллүргә тиң егет – Рифат! Осталыгын, һичшиксез, күрсәтер һәм исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтыр, – ди Илшат Яббаров.

Бүген хәрбиләргә якыннарының җылы теләкләре, догалары, аларның ышанычлары көч бирә. “Өйдә куркып, качып ята торган вакыт түгел! Бүген һәр сәгать, һәр минут кадерле! Бердәм булсак, җиңү таңын тизрәк якынайтырбыз. Артка чигенергә хакыбыз юк. Якты таңнарны күрергә, аяз күк йөзе астында яшәргә һәр баланың хакы бар! Кайда яшәвенә, нинди милләттән булуына карамастан, һәркемнең бәхетле булырга өмете һәм ышанычы булырга тиеш”, – ди Рифат.

Фото – Р. Гатинның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев