Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Безнең геройлар

Герой исемен йөртәләр

Мөслим авылының дүрт урамына Бөек Ватан сугышы геройлары исеме бирелгән

Районыбыздан 8140 кеше фронтка китә, аларның 5 меңнән артыгы туган ягыбызга кире әйләнеп кайтмый. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында дошманга каршы аяусыз көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дүрт райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мәңгеләштерү максатыннан, район үзәгендәге урамнарга аларның исемнәре бирелгән.

 

Гыймазетдин Вәҗетдинов 1907 елда Исәнсеф авылында дөньяга килә. 5 сыйныфтан соң колхозда эшли башлый. 1929-1938 елларда ул Совет Армиясендә хезмәт итә, кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша.

1940 елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7нче армиясе 86нчы мотоукчылар дивизиясе 330нчы укчы полкының рота командиры, кече лейтенант Гыймазетдин Вәҗетдинов дошманның ныгытылган Выборг районы тылына Фин култыгы бозы буенча походта катнаша. 1940нчы елның 8 мартында Совет гаскәрләре һөҗүм иткәндә куркыныч хәл туа. Рота командиры, пулеметтан ут ачып, дошманның ике пулемет ноктасын юк итә. Әлеге адымы белән ул сугышчылар алдына куелган хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә. Гыймазетдин Вәҗетдинов әлеге сугышта һәлак була һәм Татарстан егетләренннән беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Герой исеме аңа 1940нчы елның 21 мартында, үлгәннән соң бирелә. Гыймазетдин Вәҗетдинов Ленин ордены белән дә бүләкләнә. Гади авыл егете куркусыз булуы, илен саклау өчен гомерен дә аямыйча дошманга каршы баруы нәтиҗәсендә бик аз гына яшәп кала. Әмма аның батырлыгы бүген дә якташларының күңелендә саклана.

Г. Вәҗетдинов Ленинград өлкәсенең Кондратьево авылында туганнар каберлегенә күмелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев