Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Герой исемен йөртәләр

Мөслим авылының дүрт урамына Бөек Ватан сугышы геройлары исеме бирелгән

Районыбыздан 8140 кеше фронтка китә, аларның 5 меңнән артыгы туган ягыбызга кире әйләнеп кайтмый. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында дошманга каршы аяусыз көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дүрт райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мәңгеләштерү максатыннан, район үзәгендәге урамнарга аларның исемнәре бирелгән.

 

Петр Днепров 1919 елда Островка авылында туган. Рус Шуган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Урта Азия геология трестында топограф булып эшли башлый. 1939 елда Кызыл Армия сафларына китә, хәрби танк мәктәбен тәмамлый. 1941 елның ноябрендә Бөек Ватан сугышына алына. Гвардия капитаны, танк батальоны командиры урынбасары була.

П. Днепров хезмәт иткән танк дивизиясе 10 ноябрьдә Тула янында эшелоннан төшү белән сугышка керә. Яшь офицер һәм аның иптәшләре дүрт тәүлек буена үзләрен аямыйча сугыша. Ике мәртәбә каты яралануы Петр Днепровны берникадәр вакытка сафтан чыгарса да, ул фидакарьләрчә көрәшүен дәвам итә.

1943 елның җәендә Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша. 1945 елның гыйнварында танкистларга укчы дивизияләр белән берлектә дошманның көчле оборона линиясен өзәргә боерык бирелә. Шушы операция вакытында капитан П. Днепровка дошман тылына разведка ясарга кушыла. Бу көннәрдә П.Днепров отряды дошманның 180 автомашинасын, 8 орудиесен, 4 танкын, 200ләп солдат һәм офицерын юк итә. Командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк үтәгәне һәм тиңдәшсез батырлыгы өчен, Петр Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Җиңү көнен батыр якташыбыз Берлинда каршылый. П. Днепров сугыштан соң Киев шәһәрендә яши, партия органнарында эшли, соңрак инженер хезмәтен башкара. Ул 1974нче елның 23 июлендә Лукьяновск хәрби зиратында җирләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев