Герой исемен йөртәләр
Мөслим авылының дүрт урамына Бөек Ватан сугышы геройлары исеме бирелгән
Районыбыздан 8140 кеше фронтка китә, аларның 5 меңнән артыгы туган ягыбызга кире әйләнеп кайтмый. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында дошманга каршы аяусыз көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дүрт райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мәңгеләштерү максатыннан, район үзәгендәге урамнарга аларның исемнәре бирелгән.
Бәдыйк Салихов 1910 елда Теләнче авылында (бүгенге Октябрь авылы) дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, аларның гаиләсе Дусайга күченә. 1941 елның июнендә фронтка китә. Көнбатыш, Үзәк, Воронеж, Беренче һәм Икенче Украина фронтларында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бәдыйк Салихов Кызыл байраклы 121нче Рыльск-Киев укчылар дивизиясе 574нче Львов укчылар полкының өченче миномет ротасы расчет командиры була. Мәскәү өчен барган сугышта ул каты яралана. 1943нче елның 13 июлендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Дәваланып аякка баскач, якташыбыз янәдән үз дивизиясенә җибәрелә. Курку белмәс егет Курск дугасында, Днепр елгасын кичүдә, Киевны штурмлауда, Украина шәһәр-авылларын азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
1945нче елның 15 гыйнварында Бельско-Бяла шәһәре (Польша) янындагы сугышта миномет расчеты белән дошманның ике пулемет ноктасын, ун солдатын, сугыш кирәк-яраклары төягән йөкләрен, 10 автомашина, 18 немецны, дүрт йөкне юк итеп, пехотага юл ача. 1945нче елның 29 июнендә I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. 1945нче елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнаша. Туган ягына 1946 елда гына кайта. 1956нчы елның 23 июлендә вафат була һәм Дусай зиратында җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев