Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Герой исемен йөртәләр

Мөслим авылының дүрт урамына Бөек Ватан сугышы геройлары исеме бирелгән

Районыбыздан 8140 кеше фронтка китә, аларның 5 меңнән артыгы туган ягыбызга кире әйләнеп кайтмый. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында дошманга каршы аяусыз көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дүрт райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мәңгеләштерү максатыннан, район үзәгендәге урамнарга аларның исемнәре бирелгән.

Илдар Маннанов 1921нче елның 10 мартында Бүләк авылында туа. Җидееллык мәктәпне һәм комбайнерлар курсларын тәмамлый. Актаныш районы МТСдә эшли. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. Илдар Маннанов 65нче армиягә эләгә. 1941 елда ул Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында барган бәрелешләрдә катнаша һәм тиңдәшсез батырлык күрсәтә.

Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да ябарга омтыла. Совет командованиесе Тихвинны тиз арада дошманнан чистартырга боерык бирә. Илдар Маннанов хәрби расчеттан берүзе исән кала: үзе снаряд ташый, аны кора һәм үзе үк ата да. Яралануына карамастан, берүзе 100дән артык снаряд җибәрә, 8 танкны яндыра. Әлеге батырлыгы өчен Илдар Маннанов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Волхов фронты командующие Мерецков аңа Советлар Союзы Герое таныклыгын, Ленин орденын һәм “Алтын Йолдыз” медален үз куллары белән тапшыра. Яралары төзәлгәч, курку белмәс якташыбыз яңадан фронтка китә, сержант дәрәҗәсендә үзенең частена кайта. Сугыш беткәнче, ул Карелия фронтында, Мурманск юнәлешендә сугыша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач, Илдар Маннанов Кострома сәүдә техникумын тәмамлый һәм шушы шәһәрдә хезмәт куя. 1963 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә кайтып төпләнә.

Илдар Маннанов 2010нчы елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә вафат була. Шәһәрдә дә аның исемен йөрткән урам бар. Ул – Яр Чаллы шәһәренең һәм Мөслим районының Мактаулы гражданины.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев