Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Диңгезче Алмаз

Иске Әлмәт авылы егете Алмаз Хәсәнов, махсус хәрби операция башлангач, контракт төзеп хәрби хезмәткә китә

Ул каһарманнарча туган илебезне саклый. 19 яшендә хәрби хезмәткә киткән егет быел гыйнвар аенда 25 яшьлек юбилеен каршы алган. Өлкәннәрчә җитди, туры сүзле райондашыбыз югалтуларны да күрергә өлгергән.

– Алмаз улым бишенче мәртәбә кыска вакытлы ялга кайтты. Һәр кайтуын түземсезләнеп көтеп алам. Әни өчен баласының исән-сау икәнлеген белүдән, аның үз аякларында елмаеп кайтып керүеннән дә зуррак бәхет бар микән?! Бу очрашуларның кыйммәтен йөзләрчә көнне борчуда үткәргән әниләр генә аңлар! Алмаз хәбәргә чыкмаса, баштан әллә нинди уйлар үтә. Җае булганда, улым шалтырата яки кыска хәбәр җибәрә. Мине борчыйсы килмидер инде, ул һәрвакыт: “Әнием, бар да яхшы. Куркырлык бернәрсә дә юк!” – дип тынычландыра. Әни йөрәге сизмиме соң инде?! Анда нинди хәлләр булуын да, егетләрнең көн саен нинди сынаулар белән очрашуын да ишетеп, телевизордан күреп торабыз. Ахыры хәерле булсын! – ди Алмазның әнисе Айзирәк.

Алмаз – диңгезче. Әмәкәй мәктәбендә белем алган егет укуын Актаныш һөнәр техникумында дәвам итә. Биредә ул технолог һөнәрен үзләштерә.

– Кечкенәдән диңгезче булырга хыялландым. Хәрби хезмәтне контракт нигезендә узасым, шул рәвешле әниемә ярдәм итәсем килде. 2021нче елның 23 декабрендә, ике елга контракт төзеп, хәрби хезмәткә киттем. Севастопольдә хезмәт иттем. Бер елдан артык хезмәт иткәч, махсус хәрби операция башланды. Севастопольдән безне Дагыстанга күчерделәр. Хәзер бер елдан артык Каспий диңгезендә без, – ди Алмаз.

Алмаз – аз сүзле бик тыйнак егет. Кечкенәдән әнисенең кадерен белеп үскән егет бүген дә кадерле кешесенә авырлык китермим дип яши.

– Бер баруыбызда, хәрби часть янында зур-зур хәрби машиналар күреп куркып калган идек. Шул вакытта улым: “Әнием, бөтен хәрби урыннарда да мондый техника тора, бу – гадәти хәл. Борчылма,” – дип тынычландырган иде. Күңелем тыныч түгел. Беләм бит: мондый техника юкка гына йөрми. Махсус хәрби операция башлану белән диңгез һөҗүме булды. Шул вакытта олы корабны бәрделәр. Диңгезгә атна-ун көнгә кереп китеп, хәбәргә чыгу мөмкинлеге булмаганда, күңел үзенә урын тапмый. Бу китүендә диңгезгә ике айга кереп китәбез дип әйтте. Әле китеп тә өлгермәде, ә мин инде аны өзелеп сагынам! – дип яшьле күзләрен сөртте ана.

Айзирәк – өч бала анасы. Кече улы Айнур да –  махсус хәрби операциядә. 2025нче елның 18 мартында контракт төзеп киткән егет бүгенге көндә хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Ана күңеле көтә. Айзирәк апага уллары белән исән-сау күрешергә насыйп булсын!

Фото – А.Хәсәновның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев