Айназ Тазов алтынчы ел илебез тынычлыгын саклый
Ул, махсус хәрби операция башланганчы ук, 2020нче елның 7 ноябрендә контракт төзеп хәрби хезмәткә китә
Айназ – Иске Вәрәш авылы егете. Ул, махсус хәрби операция башланганчы ук, 2020нче елның 7 ноябрендә контракт төзеп хәрби хезмәткә китә.
– Махсус хәрби операция башланганда мин Белоруссия шәһәрендә идем. Контракт вакыты тәмамланырга 1 ел калган иде. Контрактны озынайтырга булдым. Хәрби хезмәтне Амур өлкәсендә уздым. Танк гаскәрләрендә механик-йөртүче булдым, – ди Айназ.
“Айназга – 24 яшь. 18 яшендә хәрби хезмәткә алынган егет хәзер – өлкәннәрчә фикер йөртүче, аякларында нык басып торучы ир заты, батырларның берсе”, – ди районның резервтагы хәрби комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне “Егет без” төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев белән берлектә волонтерлар китереп тора. Ашау-эчүгә интекмибез, ләкин төрле вакытлар була. Иң кирәкле әйбер ул – су. Аны, мөмкин булганча, гел үзебез белән йөртергә тырышабыз. 2022 елның июнендә хәрби задание вакытында беренче мәртәбә яраландым. Белгород госпиталендә бер ай дәваландым. Аннан соң тагын өч мәртәбә яраландым, һәркайсында әниемнең догалары белән исән калдым, – ди Айназ.
Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Мөслим политехник техникумында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә Айназ. Тик белгечлеге буенча эшләү насыйп булмый, хәрби хезмәткә алына.
– Айназ – гаиләдә төпчек бала. Абыйсы һәм апасы өчен ул һәрвакыт зур терәк булып, кул арасына кереп, ярдәмчебез булып үсте. Кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнде, спортны үз итте. Ярышларда призлы урыннар алса, башы күккә тия иде, – ди әнисе Рүзилә Тазова. – Элемтәгә чыгуын түземсезләнеп көтеп торабыз. Көн дә булмаса да, ешрак шалтыратырга тырыша. Мөмкинлек булганда, видеоэлемтә аша да хәлебезне белешә. Балалар – бәгырь җимеше. Һәр егеткә туган йортына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын!
Айназның хәрби кушаматы – Острый. Бу кушамат аңа һәр мәсьәләне җиңел чишә алганы, үткерлеге өчен бирелгән.
– Тормышның кыйммәтен, тәмен дошман чолганышында калганда аңлыйсың. Әни кадере дә, ризык тәме дә шунда чагылыш таба. Монда дуслык аеруча кадерле: бер-беребез өчен кайгырып, борчылып, ут йотып торабыз. Һәр хәрби задание зур сынау, югалтулар белән бәйле. МХО башланганнан бирле биш мәртәбә кыска вакытлы ялга кайттым. Мөслимнән гел китмәс идем! – ди Айназ.
Хәрби задание вакытында дошман Айназның кулын яралаган. Кулы сынган килеш тә ул һөҗүмнең азагына кадәр алгы сызыкта була.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев