Яңа китапны япканда
Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.
Иске китап
Вәрәшбаш авылының барлыкка килү тарихы 18 гасырларга барып тоташа. Оренбургтан кайткан архив материаллары нигезендә, 1817 елда Вәрәшбашта 184 йорт булып, аларга ике мәчет, өч кибет, су тегермәне хезмәт күрсәткән. Авыл халкы элек-электән үк тырыш булган, белемгә омтылган. Авыл кешесенең төп байлыгы җир булып, халык игенчелек, терлекчелек, умартачалык белән шөгыльләнгән. Шуның белән беррәттән авылыбызда белем алу, дин алгы планда торган.
1905нче елның 2 мартында Вәрәшбашта икенче мәчет төзергә рөхсәт бирелә. Мәчет 1912нче елның 13 сентябрендә төзелеп бетә. Мәчет төзелешен Фәттәхетдинов дигән кеше кайгырткан. Революциягә кадәр авылда җәмәгатьчелек карамагында кызлар мәдрәсәсе эшләгән. Революция алдыннан Кашап Ишалин һәм Ризатдин Халиков дигән муллалар укыткан. Теләче Тамак авылының атаклы бае Хәлфин безнең авылда кечкенә генә мәктәп салдыра. Анда җәдитчә укытылган.
1929 елда Солтан бай йорты мәктәп итеп ачыла. 1929нчы елның 18 августында илебезнең барлык почмакларыннан пионер оешмалары вәкилләре беренче слетка җыйнала. Мәскәүдә үткән слет турында мәктәп укытучылары Карый Ибраһимов һәм Рәшит Гатауллин балаларга да сөйли. Карый абый мәктәптә беренче пионер отрядын төзи. Отряд 31 пионерны берләштерә.
1930 елда манарасы төшерелгән мәчет бинасында укыта башлыйлар. Карый Ибраһимов белән Рәшит Гатауллин укымый калган өлкәннәрне һәм 8 яшьлек балаларны аерым классларга туплап укыталар. Бөек Ватан сугышы елларында да мәктәптә укулар дәвам итә.
Сугыш елларында мәктәптә һәр елны 150-200 бала укыган. Сугышның беренче, икенче елларында 7 классны тәмамлаган 21 егет Бөек Ватан сугышына китә һәм әйләнеп кайтмый.
Бу елларда да мәктәптәге пионер оешмасы эшен дәвам итә. Әтиләре, туганнары сугышта үлгән укучыларга булышалар: утын китертәләр, кисәләр, мал азыгы эзләшәләр, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. “Барысы да фронт өчен!” девизы астында пионерлар сугышчыларга җылы киемнәр, бәйрәм саен котлау хатлары җибәрәләр. Пионерлар сугыш барган дүрт ел эчендә 560 пар бияләй, 610 пар йон оек, 50 тунлык тире, 111 посылка сала.
1954 елда сигезьеллык мәктәп ачыла.
Яңа китап
1972 елда Вәрәшбаш авылында барлык уңайлыклары булган яңа типовой бина төзелеп, сигезьеллык мәктәп сафка баса. Мәктәптә Вәрәшбаш, Елгабаш, Краснояр авыллары балалары да белем ала. Ул елларда мәктәп директоры булып Зәкиҗан Закиров эшли. Ул эшләгән чорда мәктәп югары күрсәткечләргә ирешә.
1989 елда мәктәп – тугызъеллык, 1998 елда Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә. 1998- 2000 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Гөлфинә Хәбибуллина мәктәптә күләмле эшләр башкарды. Бина эче зәвыклы бизәлеп, районда иң матур мәктәпләр рәтендә йөрде. Белем бирү буенча күрсәткечләр дә югары булды.
1999 елда мәктәп директоры итеп Дамир Мөхәммәтдинов билгеләнде. Кыска гына вакыт эчендә ул, мәктәп ишегалдындагы ташландык хәлдәге бинаны ремонтлатып, ашханә ясатты.
2002-2008 елларда директор вазифасын башкарган Илдар Шәймөхәмәтов район башлыгы ярдәме белән мәктәпкә капиталь ремонт ясатты. Мәктәпнең тәрәзәләре алыштырылды, тимер ишекләр куелды, котельныйга яңа котел урнаштырылды, спортзал ремонтланды. Оптимальләштерү максатында 2005 елда авыл клубы белән китапханәсе дә мәктәп бинасына урнаштырылды.
2017 елда, балалар саны аз булу сәбәпле, Вәрәшбаш мәктәбе башлангыч мәктәп итеп үзгәртелде. Бинага район башлыгы ярдәме белән ремонт ясалды. Бөтен уңайлыклары булган мәктәп бинасына балалар бакчасы да кертелеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме ачылды. Шулай ук авыл советы, элемтә бүлекчәсе, ФАП да мәктәп бинасына күчерелде.
Кайсы чорны, нинди чыганакны карасак та, Вәрәшбаш мәктәбенең күрсәткечләре яхшы булган. Укытучылар да, мәктәптә белем алучы укучылар да – һәрьяклап үрнәк шәхесләр. Тәзкирә Низамиева туплаган мәгълүматлар буенча гына да, авылыбыз мәктәбендә укыган 160тан артык егет-кыз мөгаллимлек һөнәрен сайлаган! Вәрәшбаш мәктәбен тәмамлаучылар арасында җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә күп. Сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы авылдашларыбызның уңышлары турында ишетеп торабыз. Табиблар, фән докторлары, инженер- төзүчеләр дә аз түгел.
Миләүшә Хәсәнова. Вәрәшбаш
Фото – Вәрәшбаш мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев