Хәтер-хатирә. Яшел чыршы, басып торчы...
Яңа елны һәркем көтеп ала. Күңелләрдә өмет уята бит ул! Ә күңел дигәнең гел яхшыга омтыла. Бигрәк тә сабый чакта хыяллар диңгезендә йөзәсең, киләчәккә матур планнар белән янасың. Бәйрәмнәре дә хәтергә ныграк уелып кала.
Сезгә күңелемдә сакланган бер Яңа ел бәйрәме турында сөйлим әле. 1958нче ел. Ул елны безнең Әмәкәй мәктәбенә Равия һәм Спартак Әхмәтовлар эшкә кайтты. Яшьләр, чибәрләр, ягымлылар. Безнең әле югары белемле укытучыларны күргәнебез юк иде. Рус теле укытучысы Равия апаны безнең класс җитәкчесе итеп куйдылар. Әхмәтовлар балаларга күпме сөенеч, шатлыклар алып килде! Яңа ел бәйрәменә нинди генә җырлар, биюләр, уеннар өйрәтмәде алар?!
Чыршы бизәү өчен уенчыкларны да үзебез ясыйбыз. Кәгазьне манып – чылбырлар, саламнан, чәй һәм конфет кәгазьләреннән челтәрләр, уенчыклар әзерлибез. Йомыркага клоун һәм курчак рәсемнәре төшерәбез. Сыйныфлар бер-берсе белән ярыша. Атна саен линейкада нәтиҗә ясала. Чылбырларны метрлап үлчиләр, уенчыкларны саныйлар.
Ниһаять, бәйрәм көн килеп җитә. Бик матур итеп бизәлгән чыршы мәктәпнең зур залына урнаштырылган. Бөтен авыл халкы шушы залга җыелган. Кыш бабай – укытучыбыз Мулланур абый Нәбиев, ә Кар кызы – Сөякәйдән килеп укучы сыйныфташыбыз Розалия Һадиева. Алар, бик матур итеп, Яңа ел белән тәбриклиләр. Икәүләп ут чыгарып биеп китәләр. Кар кызы яңгыравыклы матур тавышы белән җырлап та җибәрә. Розалияне матур җырлаганы, кечкенә буйлы булганы өчен “сандугач” дип йөртә идек. Аннары Кыш бабай, Кар кызы һәм барлык тамашачы бергәләп Яңа елны чакырабыз. Залга, ашыга-ашыга, Яңа ел килеп керә. Анысы сыйныфташыбыз Роберт Галиев иде. Туп кебек кечкенә, башына бик матур кубанка (башлык) кигән, бит очлары янып тора, түшенә “Яңа ел” дигән язулы тасма таккан, үзе туктаусыз елмая. Равия апа аны матур итеп бизәндергән. Роберт, чыршы әйләнеп, бик матур итеп биеде. Кыш бабай үзе белән бик күп кунаклар – маскалар алып килгән. Олысы да, кечесе дә киенгән: куяннар, бүреләр, төлкеләр, аюлар, йолдызлар, клоуннар да бар. Клоуннарның чалбар балаклары берсе – актан, икенчесе зур кызыл чәчәкле француз яулыктан тегелгән. Клоуннарның битлекләре (аларны да үзебез ясыйбыз) шулкадәр ямьсез, куркыныч. Аларны күргәч, бәләкәй балалар кычкырып елап та җибәрә.
Кыш бабайның капчыгы бик зур, чанасында да бүләкләре бар. Ул вакытта ялтыравыклы уенчыклар да, тәм-томнар да аз булгандыр. Укытучы апалар, кечкенә кабартмалар пешереп, Кыш бабайның капчыгына салалар иде. Концерт башлана. Иң беренче булып Равия апа белән Спартак абыйның молдаван халык биюен башкарганы хәтеремдә калган. Алар артистлар шикелле бик матур итеп биеделәр. Аннары укучылар чыгыш ясады. Төрле милләт биюләрен бии идек. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Чыршының ике ягында да бер үк номерны кабатлыйбыз. Киемнәрне дә укытучылар ярдәме белән үзебез тегәбез, чигәбез. Чәй кәгазьләреннән, консерв банкаларыннан кисеп, тәңкәләр ясый идек. Җырлап-биеп чыршы әйләнәбез. Читек урынына резин итекләр кия идек, аларны глицерин сөртеп ялтыратабыз. Җиңел биюләр биегәндә ак тапочкалар киябез, аларны теш порошогы белән чистарта идек.
Чират зурларга җитә. Аларның, җиңел итеп, өчле, дүртле, сигезле биегәннәрен рәхәтләнеп карап торабыз. Халык туктаусыз алкышлый. Без канәгать, безгә бик рәхәт. Минем авылдашларым беркайчан да ялындырып тормыйлар, сикереп чыгып җырлыйлар да, бииләр дә.
Уңган, булган, сәнгатьне яраткан, горур, кистереп үз сүзләрен әйтә белгән авылдашларым, сыйныфташларым белән бергә үткәргән чыршы бәйрәмнәрен бүген дә сагынып, яратып искә алам. Яңа елда аларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!
Роза Гайсина-Низамова, Мөслим.
Фото - Изображение от timolina на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев