Хәтер – мәңгелек
Әтием Әхмәтнәгыйм Гайсин 1923нче елның 27 апрелендә Калинин районы Әмәкәй авылында туа
Минзәлә педагогия училищесында укыган 18 яшьлек егет 1941 елның августында сугышка китә. Мәскәү астындагы сугышларда катнаша, укчы полкта элемтә командирының ярдәмчесе була. 1942 елның апрелендә яраланып, май аена кадәр госпитальдә дәвалана. 1942 елның маеннан 1943 елның февраленә кадәр сугышта катнаша, каты яралана. 1943 елның маенда запаска чыгарыла.
Сугыш вакытында бик күп медальләр белән бүләкләнгән әтием. Коммунистлар партиясе сафына кергән. 1985 елда Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Әтинең уң кулы яраланган, катып калган бармаклары хәрәкәтләнми иде. Уң ботының тезенә кадәр мускулларын тимер ярчык өзгәләп бетергән. Ул авылга таяклар белән кайткан. Сул кулы белән язарга өйрәнгән, гомере буе бөтен эшне дә сул кулы белән башкарды. Бераздан таякларын ташлаган, уң аягын сөйрәп, сул якка янтаеп йөрде. Кызганыч, тыйнаклыгы аркасында сугыш турында сөйләргә яратмады, беркайчан да зарланмады.
Сугыштан кайткач, әтием укытучылык эшенә керешә. Читтән торып укып, югары белем ала. 43 ел мәктәптә – укытучы, шуның 16 елын мәктәп директоры булып эшләде. Бер үк вакытта колхозның партия оешмасы комитеты секретаре вазыйфаларын да башкарды. Чын патриот, партиягә бөтен күңеле белән бирелгән, тирән белемле иде, яңалыкка омтылып, үз эшен яратып башкарды.
Роза Гайсина (Низамова), Татарстанның атказанган укытучысы.
Фото – Роза Низамованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев