Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Хәдичә әбием язмышы

Тормышлар җайланып китте дигәндә генә, 1937 елны колхозлаштыру башлана

Хәдичә әбием әтием Фазлыймөхәммәтнең әнисе. Хәдичә исемле эшчән, чибәр кыз боргаланып аккан Ык буенда урнашкан Олы Чакмак авылында туып- үсеп, Салауз-Мухан авылында яшәүче яшь, эшчән Нуримөхәммәт исемле егеткә кияүгә чыга. Берсе артыннан берсе авыр еллар уза тора. Үз көчләре белән алты почмаклы салам түбәле өйалды, агач бүкәнгә утыртылган йорт төзеп яши башлыйлар, балалар үстерәләр. Өч-дүрт ат, ике-өч сыер асрап тормышлары җайга салына. Берсе артыннан берсе алты малай, бер кыз бала дөньяга килә.

Тормышлар җайланып китте дигәндә генә, 1937 елны колхозлаштыру башлана. Урта хәлле гаиләләрнең малларын, абзар-кураларын колхозга төзү өчен алып чыгып китәләр. Бабамнар да читтә калмый. Ике сыерларын, ике атны, икенче малае Фазлыймөхәммәтне башка чыгару өчен буралган бураны, келәтне сүтеп алып чыгып китәләр.

Әбием өчен иң авыры Нуримөхәммәт бабамны һәм олы улы Хөснимөхәммәт абыйны кулга алып, Алабуга төрмәсенә алып китү була. Әбием ирен һәм улы Хөснимөхәммәтне яңадан күрә алмый. Еллар үткәч кенә улының Алабуга зиратына җирләнгәне турында билгеле була. Иренең үлеме һәм кайда күмелгәнлеге билгесез кала.

1939 елда фин сугышы башлана. Улы Әбелкасыйм Куйбышев (Самара) шәһәренә хезмәткә, аннан фин сугышына жибәрелә. Әбелкасыйм абый Фин култыгында яраланып туңып үлә. Шул рәвешле Хәдичә әбием иң кече баласын да югалта. Әбиемә 19 яшьлек улының үлеме турында хәбәрне аның белән бергә хезмәт иткән Тугаш егете кайтып әйтә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәдичә әби әтиебезнең өенә кайтып яши башлый. Икенче улы Фазлыймөхәммәтне сугышка озата. Ул Смоленск янында барган сугышта яраланып, Мәскәү госпиталенә җибәрелә. Госпитальне Новосибирск шәһәренә күчерәләр. Фазлыймөхәммәт, бер аягын югалтып, I төркем инвалид булып, Бөгелмә шәһәренә кайтып төшә. Бөгелмә вокзалында 1,5 ай хәер сорашып йөри. Хәдичә әбием белән килене Гайнелҗинанга абыйның үлеме турында хәбәр килә. Әбинең Бөгелмә элеваторына икмәк тапшырырга килгән авылдашы Ганҗә апа, абыйны танып, авылга алып кайта. Әбием һәм әнкәй, әтиемне күргәч, танымый торалар. Чәчләре, сакалы житкән абыйның бер аягы юк, алама телогрейкадан култык таягына таянып кайтып төшә ул. Әбием белән әнкәйнең сугыштан исән кайткан әтиемне күреп, шатлану катыш елавын күз алдына китерү дә кыен.

Авырлыклар белән булса да тормыш дәвам итә. Хәдичә әбиемнең өченче баласы Гайнемөхәммәтне дә Казаннан сугышка алып китәләр. Сугышта ул әсирлеккә эләгә. Гайнемөхәммәт абыйның кайда үлгәнлеге билгесез. Әбиемнең улын югалту кайгысыннан да, аны эзләп килгән билгесез кешеләрне күреп тә күз яшьләре күп тама...

1914 елгы улы Мәхәсимне Донбастан сугышка алалар. Ул хәбәрсез югала. 1918 елгы улы Таҗимөхәммәт тә сугышка алына һәм ул да хәбәрсез югала. Шулай итеп, типсә тимер өзәрлек әрмәвердәй алты улыннан култык таягына таянган бердәнбер улы Фазлыймөхәммәт һәм кызы Тәгъзимә генә исән кала.

Ачлы-туклы авыр тормыш, улларын югалту – кечкенә генә буйлы Хәдичә әбиемнең ачы язмышы да, шул ук вакытта батырлыгы да ул. Бу истәлекләрем 1947 елда вафат булган олы йөрәкле татар хатыны Хәдичә әбием рухына дога булып барып ирешсен иде.

Миңнеәхмәт Фазлыев.

Азнакай шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев