Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

VII Бөтенроссия татар төбәкчеләре форумында

Мөслимлеләр “Урал төбәге татарлары: үткәне hәм бүгенгесе” исеме астында VII Бөтенроссия татар төбәкчеләре форумында катнашты.

Без гаҗәеп чорда яшибез. Һәркем вакыт җитмәгәнлектән зарлана, вакытның тиз үтүенә гаҗәпләнүен белдерә. Хәер, хәзер генә шулай микән?! Бабаларыбыз: “Таң ата да кич була, тавыкларым ач кала”, – дип юкка гына әйтмәгән. Алар да вакытның тиз үтүенә аптыраган, күрәсең. Көннәр белән бергә атналар, еллар да үтә. Еллар үтү белән хәтер дә җуела. Буыннар алмашу белән тарихи кыйммәткә ия булган вакыйгалар, шәхесләргә бәйле хатирәләр дә югала. Без яшәгән торак пунктлар да, еллар үтү белән, танымаслык булып үзгәрә. Ә кайбер авыллар “картаеп”, юкка да чыга.
Ризаэддин Фәхретдин: “Кәгазьгә төшкән мәңгегә кала, төшмәгәне онытыла”, – дигән. Аның ни дәрәҗәдә хаклы булуын вакыт үзе раслап килә. Шуны аңлап зур эшкә алынган районыбыз төбәкчеләренең хезмәтләре дөнья күрә. Авыллар турында дәүләт архивларыннан алынган документлар раслаган вакыйгаларны, авылның зыялы шәхесләре язып калдырган хезмәтләрне, аларның шәхси архив материалларын, авыл аксакалларының истәлекләрен, төрле чорларда басылып чыккан газета материалларын, район үзәгендәге hәм музейларда сакланган мәгълүматны туплап чыгарылган китаплар саны арта бара.
Мөслим районы hәм аның авыллары тарихы хәзергә кадәр чын-чынлап фәнни нигездә өйрәнелмәгән. Үткән гасырның 70нче елларында Казан археологлары Старицин белән Казаков район территориясендә казу эшләре алып бара hәм Пьянобор культурасына караган бик кызыклы бронза әйберләр табалар, 30дан артык борынгы кабер табыла. Әлеге вакыйгадан соң районда беренче тарихи тикшеренү эшләре 2015 елда була. Тарихчы Альберт Борhанов волонтер мөслимлеләр ярдәмендә Тамьян авылы тирәсендә казу эшләре алып бара. Казу эшләре вакытында “Срубная культура”га караган керамика калдыклары табыла. 2020 елда район үзәге территориясендә барган казу эшләре вакытында Мөслимнең өч йөз еллык тарихы булуын раслаучы дәлилләр табылды. Районыбызда дүрт гасырлык тарихы булган авыллар да бар! Югары Табын, Мәлләтамак авылы шундыйлардан. Түбән Табын, Иске Вәрәш, Татар Бүләре, Иске Чакмак, Октябрь (Теләнче авылы) – унҗиденче гасыр авыллары. Әмәкәй, Иске Әлмәт, Исәнсеф, Иске Сәет, Нарат Асты, Метрәй, Салауз Мухан, Мөслим, Тамьян, Тегермәнлек, Тугаш авыллары, Бәкәбез, Сөякәй, Симәк, Күбәк, Иске Карамалы, Ташлыяр, Тойгелде, Бүләк, Сикия, Үрәзмәт, Олы Чакмак – унсигезенче гасырда барлыкка килгән авыллар.
Җирле төбәкчеләр тарафыннан чыгарылган китапларда районыбыз тарихы Татарстан халыкларының уртак язмышы белән тыгыз бәйләнештә яктыртыла. Әхмәдулла Әхмәтгалиевның “Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр” китабы (2003 ел) – район турындагы беренчеләрдән булган саллы тарихи хезмәт. Китапта районның үткәне, икътисади хәле, мәгърифәт hәм мәдәният үсешенең төрле этаплары, халыкның көнкүреше, районда туып-үскән шәхесләр, авылларыбыз, хуҗалыклар, кайбер предприятиеләр, оешмалар турында мәгълүматларны табарга мөмкин. Мөҗәhит Әхмәтҗановның комсомолның hәм Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” (2018 ел) китабы – районның тарихын яктырткан бик бай мәгълүматлы җыентык. “Без Мөслим балалары” исемле китапның (2006 ел) автор-төзүчесе – райондашыбыз, юридик фәннәр докторы Флүр Нуретдиновның фикере истә калган: “Китап төзегән дәвердә, яңа якташларны тапкан саен, аларның күркәм эшләре турында белгәч, туган ягым белән горурлану хисе тагын да үсте. Безнең районнан кемнәр генә чыкмаган икән бит! Нинди кызыклы, сокланырлык тормыш юллары үткән алар!” Китапны кулына алып укыган hәркем автор кебек үк гаҗәпләнү, соклану һәм, әлбәттә, горурлану хисләре кичерәдер.
Китап төзүче яки автор буларак Мөҗәhит Әхмәтҗанов өлешенә туры килгән китапларның күп булуы сокландыра. (Авторның әдәби жанрдагы китаплары исәпкә алынмаган). Һәр автор зур рәхмәт сүзләренә лаек. Мөҗәhит Әхмәтҗанов бигрәк тә! Китапны басу өчен әзерләү hәм бастырып чыгару өчен күпме хезмәт, мәшәкать, финанс чыгымнары, түземлелек, иң кыйммәте – вакыт сарыф ителгәнен китап авторлары үзләре генә белә. Безгә, рәхмәтле булып, арабызда шундый фидакарь кешеләр булуын белеп яшәү кирәк. Аларның бу матур үрнәкләре туган-үскән авылларыбыз тарихы, аның кешеләре турында язарга этәргеч бирсә иде.
Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты эшли. Аның белән “Татарстан Республикасы төбәкчеләре җәмгыяте” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, академик Альберт Әхмәтҗанов җитәкчелек итә. Быел 26 сентябрь – 4 октябрь көннәрендә Урал регионнарында “Урал төбәге татарлары: үткәне hәм бүгенгесе” исеме астында VII Бөтенроссия татар төбәкчеләре форумы үтте. Форумда Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 42 милләттәшебез белән бергә безнең район делегациясе дә катнашты. Пермь краенда, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендәге Пермь, Серов, Каменск-Уральск, Екатеринбург, Чиләбе, Троицк шәhәрләрендә, Бәгәрәк Тамак, Кунашак, Мөслим авылларында узган әлеге форум Татарстанда, Россиянең башка регионнарында яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, аралашу мөмкинлеген бирде. Татар халкына кагылышлы тарихи материаллар, вакыйгалар, шәхесләр турында бай мәгълүмат алмашу, төбәкләр тарихы аша халкыбыз язмышының ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән булуын раслаучы чара булды. Чараның Россиянең төрле регионнарында яшәүче татар төбәкчеләрен бер максатка туплауга хезмәт итүче форум булуын да билгеләп үтү артык булмас. 

(Ахыры бар).
Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Динар Нуретдинов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев