Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ватанпәрвәрләр булып үстек

Без – Совет мәктәбендә белем алган буын. Ул чорда хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелде.

Совет армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көненә багышланган “Аҗаган” уеннары аеруча үтемле чара булып истә калган. Февраль керүгә һәр сыйныфта әлеге чарага әзерлек башлана иде. 
Класс сәгатьләрендә, яисә, дәрестән соң калып, патриотик рухтагы җыр өйрәнәбез. Тигез адымнар белән стройда йөрү алымнары үзләштерелә. Агачтан автомат макетлары ясала. Шул автоматларны кысып тоткан хәлдә, строй белән, җырлап, трибуна каршыннан үтү үзе бер горурлык санала. “Аҗаган” уеннарына мәктәп, ике командага бүленеп, ныклап әзерләнде. Бер команда, кардан крепостьлар ясап, “оборона” тота, икенчесе шуны “штурмлый”. Ялан-кырны яңгыратып “Урра!” тавышлары яңгырый. Команданы алга чыгарыр өчен җан-фәрманга тырышу күңелгә рәхәтлек бирә. “Аҗаган” уеннарының иң кульминацион моменты укытучылар тарафыннан берничә атна алдан яшерелгән кызыл байракны эзләп табу иде. Моның өчен һәр сыйныфтан икешәр укучы билгеләнә. Алар “разведчиклар” дип атала. 
10 класста укыганда миңа да “разведкага” барырга туры килде. Безнең группаны Симәк урта мәктәбе директоры Дельфин абый Ишматов озатып калды.
– Командагызның җиңүе сездән тора. Кайсы команда вәкиле, байракны эзләп табып, менә шушы урынга кадап куя, шул команда җиңүче була, – диде ул, трибуна янындагы махсус урынга ымлап.
Башлангыч хәрби әзерлек (НВП) укытучысы Николай Шамукаев, физкультура укытучысы Зиннур Вәлиев башка спорт ярышлары үткәрү белән мәшгуль булганлыктан, безнең төркемне ул вакыттагы “трактор” фәне укытучысы Ранас Акмалов алып китте. Без, чаңгыда, аскы урам аша үтеп, Симәк әрәмәлегенә төштек. Әрәмәлек эченнән шактый баргач, кечкенә агачлыкка чыктык. Укытучыбыз шунда туктарга кушты. Кызлар арттарак калган иде, аларны көтеп тордык. Шунда мин өстенә кар яуган чаңгы эзләренә игътибар иттем. “Бу эзләргә атна-ун көн бардыр”, дигән уй килде. Ә эзләрне аерырга сабакташым Наил Хамматовның әтисе Хаҗип абый өйрәтте. (Хаҗип абый аучы иде. Кышын еш кына, аңа ияреп, ауга чыга идек.) 
Бирегә ике чаңгычы килгән, чөнки яланга керүгә эзләр икегә аерылган. Берсе яланны уң яклап урап узган, икенчесе турыга кистергән. Ачыклыкның түр башында бергә кушылганнар. Аннары, сул яклап килеп, кирегә борылганнар. Борылган урыннарында шактый тапталган эзләр шәйләнә. Аннан юлларын алга таба дәвам иткәннәр. Монысы, бәлки, эз бутау өчен эшләнгәндер. Беленер-беленмәс эзләрне таптамаска тырышып, чаңгычыларның борылган урынына барып бастым. Ул арада безнекеләр җыелып бетте. Укытучыбыз: “Байрак шушы яланга яшерелгән”, – дип, эзләргә команда бирде. Төрле яклап карны чокырга тотындык. Чаңгы таягы белән төрткәли торгач, ул каты әйбергә бәрелде. Карны бераз актаргач, байрак сабы күренде. Мин аны янәдән күмеп куйдым. Башкаларны мыш-мыш килеп кар актаруларыннан бүлдерәсем килмәде. Калганнар минем тирәгә якынлаша башлагач кына байракны тартып чыгардым. Бик бирелеп кар актарган кыяфәт чыгарып торуымны Ранас абый да сизгән, күрәсең.
– Син байракның кая яшерелгәнен чамалагансың. Әйтәм аны, бик бирелеп яланны күзәттең, – диде, бармак селкеп.

Хәрби-патриотик тәрбия “Аҗаган” уены белән генә чикләнми иде. Бөек Җиңү көненә багышланган спорт уеннарында һәм парадта катнашу күңелләрдә якты эз калдырды. Төз адымнар белән стройда йөрергә өйрәнү киләчәктә армия сафларында хезмәт итәчәк егетләр өчен аеруча файдалы булды. Солдат тормышының нигезен тәшкил иткән дисциплинаның стройдан башланганын шунда аңладык та инде.
9-10 классларда башлангыч хәрби әзерлек дәресе яраткан фәнебез иде. Чын автоматны тотып карау, аның төзелеше белән танышу, сүтеп җыярга өйрәнү шул дәрестә башкарылды. Хәрби хезмәттә булган укытучылар шәхси үрнәкләре белән үз фәннәренә мәхәббәт тәрбияләде, киләчәктә илебезне саклаучылар булырга тиешлегебезне аңлаттылар. Иске Вәрәш авылының биек таулары арасында, Ык елгасы буенда узган биш көнлек хәрби җыеннар да яшүсмерләрнең ныгып килүче буыннарын сынау өчен яхшы дәрес булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, сугыш турындагы совет фильмнарын карау да илебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Дөнья бертөрле генә бармый. Буыннар алмашынып тора. Мәңге яшәр дип ышанган Советлар берлеге таралды. Аның белән бергә патриотик рухтагы идеология дә юкка чыкты. НВП дәресләре бетте, ГТО нормативларын тапшыру тукталды. Фән-техника өлкәсендә казанышларның тормышыбызга өермәдәй килеп керүе яшь буынга тискәре тәэсир итте. Көннәрен телефон “чокып”, компьютер яки телевизор каршында уздыручы “сыек” буын үсте. Нәтиҗәдә, илебез зур сынау алдында калгач, кайберәүләр эшләрен, хәтта илләрен ташлап кача башлады.
Дөньядагы вәзгыять турында каршылыклы фикерләр ишетергә туры килә. Тик Кырымны яки башка территорияләрне Россиягә кушмаган булсак, НАТО анда әллә кайчан хәрби базасын төзегән булыр иде. Күршедә мылтык төбәп торуларын белгән килеш тыныч яшәп булыр иде микән?! Хәрби операцияне хуплап бетермәсәм дә, илебезнең бөтенлеген саклау һәр ир-егетнең изге бурычы, дип саныйм.


Азат Гыйльметдинов.
Торыш.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев