Ватан башланган җирдә
Рус Шуганда урамнар бик күп, һәрберсенең үз исеме бар. Мин аларның борынгы исемнәрен дә хәтерлим: Музуровка, Костя урамы, Пасмуровка, Мазиткино, Украина, Курмыш. Кеше үзе яшәгән урамга, аның тарихына битараф булмаска тиеш.
Минем өчен Курмыш һәрвакыт иң матур һәм иң әйбәт урамнарның берсе булып калачак. Урам турында язу ул – тормыш турында, шул урамда яшәүчеләр турында язу, дигән сүз.
“Курмыш” сүзе нәрсә аңлата соң? “Ташлы үзән” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Татарстанда Курмышев фамилиясе дә очрый. Минемчә, курмыш – авылдан читтә урнашкан урын. Биегрәк урынга менеп карасаң, бу урамның авылдан читтәрәк урнашуы аермачык күренә.
Курмышта кешеләр бик дус, тату яши. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ярдәмләшеп гомер итәләр. Кичләрен, берәрсендә җыелып, хатын-кызлар кул эшләре тота, ир-атлар шахмат-шашка уйный я кәрт сугалар. Чәй эчәләр, яңалыклар турында сөйләшәләр. Урамдашлар кайсы кайда: кем колхозда, кем мәктәптә яисә башка урында эшли.
Тормыш үз көе белән бара. Әмма тыныч тормышны Бөек Ватан сугышы җимерә. Курмыштагы 15 йортның һәрберсеннән ир-атлар фронтка китә, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Сугыш һәр йортка кайгы, авырлыклар алып килгән. Һәркем бары тик бер уй, бер фикер белән яшәгән – без җиңәчәкбез! Һәм, ниһаять, ул көн җитә! Фронтовиклар туган якларына кайта башлый. Кайсы яраланган, кайсын пуля урап узган. Күпләр һәлак булган.
Курмыш ветераннарын искә алмасам, дөрес булмас. Алар инде бакыйлыкта.
Лобанов Егор Егорович 1917 елда туган. Армия сафларына 1940 елда чакырылган. Фин сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышын Ленинград фронтында башлап, Кавказда тәмамлый, яралана, туган авылына 1944 елның көзендә кайта. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Устеряков Петр Афанасьевич армия хезмәтенә 1940 елда китә. 419нчы гаубица артиллерия полкында хезмәт итә. 1942 елда Вольск авиамеханиклар мәктәбен тәамалагач, 9нчы аерым уку-тренировка полкына җибәрелә. Заполярьеда стационар мастерскойларда механик булып хезмәт итә. 1945 елның октябрендә запаска китә. “За оборону Советского Заполярья”, “За победу над Германией” медальләре, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Новиков Александр Никитич сугышка 1943 елда алына. Санинструкторлар курсларын тәмамлагач, икенче Украина фронтына җибәрелә. 1944 елның мартында Южный Буг тирәсендә барган сугышлар вакытында каты яралана. Озак кына дәваланганнан соң, 1945 елның мартында сәламәтлеге буенча демобилизацияләнә.
Санников Николай Ефремович 1941 елда үзе теләп сугышка китә. 58нче гвардия аерым Керчь элемтә батальонында хезмәт итә. Кавказ, Кырым, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. Ике тапкыр – Кызыл Йолдыз ордены, “За отвагу”, “За оборону Кавказа”, “За взятие Кенигсберга” медальләре белән бүләкләнә. Ул бик кыю элемтәче була.
Колокольцев Юрий Александрович Сталинград өчен барган сугышларда вафат була.
Осетрин Иван Васильевич 1925 елда туган, фронтка 1943 елда китә. Балтыйк буе фронтында 43нче гвардия укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Авыр яралана. Өченче дәрәҗә Дан ордены, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек була. Краснов Григорий Иванович та аның белән бергә хезмәт итә, хәтта госпитальдә бергә дәваланалар. Сугыштан соң да алар гаиләләре белән бик дус булды. Иван Васильевич гармунда бик матур итеп уйный иде, дуслар бергә җырлыйлар иде. Сугыштан соң Иван Васильевич сәламәтлеге буенча өендә генә эшләде: аяк киемнәре текте, итек басты. Григорий Иванович колхозда эшләде.
1910 елгы Котков Павел Павлович турында да онытмаска кирәк. Сугышның беренче көннәреннән үк ул әсирлеккә эләгә. Фанер фабрикасында эшли. Ул сугышта катнашучы булып исәпләнмәде, әмма ул моңа гаепле түгел. Гомер буе колхозда тимерче булып эшли, лаеклы ялда да аның хезмәтенә мохтаҗлык була.
Сугыш беткәндә 1927 елгы Кривошеев Евгений Степановичны да хезмәткә алалар. 1944 елның ноябреннән ул Кавказ саклану районының Кара диңгез флоты экипажы гаскәрләрендә хезмәт итә. 1946 елда өлкән матрос “За победу над Германией” медале белән бүләкләнә. 1953 елның мартында демобилизацияләнә.
Почанкин Анатолий Васильевич 1927 елда туган. Ул хәрби хезмәтне 48нче санлы Тоцк авиация полкында укчы-моторист булып үтә. Сержант 1945 елның гыйнварыннан 1952 елга кадәр хезмәт итә. Корея демократик республикасының Югары халык җыены президенты указы белән “За освобождение Кореи” медале белән бүләкләнә.
Аларның барысының да башка бүләкләре дә бар. Дан һәм хөрмәт аларга! Аларның батырлыгы – мәңгелек!
Без, сугыштан соңгы елларда туган балалар, әти- әниләрнең иске киемнәреннән тегелгән киемнәрне, олтанлы киез итекләр киеп үстек. Кайберәүләрдә әле алары да юк иде. Өстәлгә нәрсә куйсалар, шуны ашадык. Шуңа күрә тынычлыкның һәм ипекәйнең кадерен беләбез.
Сугыштан соң Курмышта 45 бала туган. Аларның һәрберсе йортта үзенә йөкләнгән вазыйфаларны башкарды: юды, җыештырды, көянтәләп су ташыды, мал- туар карады. Әти-әнигә булышканнан соң чана-чаңгы шудык. Җәй көне балык тоттык, Шумбутта су коендык, чыбык-чабык, җиләк җыйдык. Бар нәрсәдән канәгать идек.
Хәзер Курмышның үз тормышы. Кышкы тынлык җәй көннәрендә шау-шу белән алышына, чөнки каникулга оныклар кайта. Урамда бала- чага уйный, музыка яңгырый, көлү тавышлары ишетелә. Балалар су коена, җиләккә, гөмбәгә бара, балык тота, әби- бабайларына булыша.
Урам үз тормышы белән яшәгән, яши һәм яшәячәк.
Нина Устерякова, Рус Шуган.
Фото - гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев