Тармакны бергәләп күтәрдек (Дәвамы)
“Сельхозтехника”ның район берләшмәсе җитәкчесе Зәкиҗан Исламов җитәкчелегендә фермаларны механикалаштыру кызу темплар белән барды. 1970 елда районның 14 фермасы машина белән савуга күчте. Су эчертү – 23, азык тарату – 12, тирес түгү 13 фермада механикалаштырылды. “Сельхозтехника”да ферма мөдирләрен, савымчыларны укыту-өйрәтү оештырылды.
1975 елга терлек торакларын механикалаштыру тулысынча төгәлләнде. Бу чорда Киров исемендәге колхозның Катмыш, “Кызыл Октябрь” колхозының Мәлләтамак, “Алга” колхозының Елгабаш терлекчелек комплекслары сафка басты. Фермаларда азык цехлары төзелеп, саламны С-6, С-12 җайланмалары белән эшкәртеп ашата башладык. Силос салу өчен траншеялар, катнаш силос өчен башнялар төзелде, витаминлы үлән оны ясау өчен АВМ агрегатлары эшли башлады.
Терлекчелектә кадрлар белән тәэмин ителеш үз югарылыгында булды. Һәр фермада веттехниклар, баш зоотехник, нәсел эше буенча зоотехниклар, лаборантлар бар иде. Аларны укыту оештырылды. Ясалма орлыкландыру техникларын – Минзәләдә, лаборантларны Мөслим коры сөт заводында укыттык. Ферма мөдирләрен, зоотехникларны укытып кына калмыйча, айлык эшкә анализ ясап барылды. Ай саен бер хуҗалыкта семинар оештырылып, алдынгы эш тәҗрибәсе, яңалык күрсәтелде.
Терлекчелек тармагында нәсел эшен яхшырту, савым сыерларының токым сыйфатларын яхшырту юнәлешендә дә күп эшләнде. Швиц токымлы сыерларны голштино-фриз токымлы үгезләрдән алынган сперма белән генә каплату башланды. 1980 елга районда чиста токымлы сыерлар 45 процентка җитте. 1985 елда “Урожай”, “Кызыл Октябрь” колхозларында, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында бу күрсәткеч 98 процент тәшкил итте. 1974 елда “Правда” колхозы, республикада беренче булып, таналар үстерү юнәлешендә эшли башлады. Хуҗалыкта өч тапкыр республика семинары оештырылды. Хуҗалык җитәкчесе Фатыйх Салихов, баш зоотехнигы Миргазиян Шәйхәйдаров, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Акмал Әхмәтшин, белгечләр Зөфәр Кадыйров, нәсел эше буенча зоотехник Раиф Хәйруллин белән колхозны семинарларга әзерләдек. 1980 елдан башлап, “Правда” колхозы район хуҗалыкларын ел саен буазлыгы 4-5 айлык булган 2400-2500 баш тана белән тәэмин итеп торды.
1979 елда Яңа Усы фермасында – мөгезле эре терлек симертү, Шуганкада үгезләр һәм дуңгыз симертү фермалары оештырылды. Районның барлык хуҗалыкларында да җәйге симертү мәйданчыклары эшләнде. Мөгезле эре терлекләрне цех методы белән асрау технологиясе кертелде. 1981-1982 елларда дуңгызларны цех методы белән асрау, турлап балалату оештырылды. Гыйнвар аенда 10-15 көн эчендә 14-15әр мең баш үрчем алынып, февраль башында дуңгызларның баш саны 48-49 меңгә җитә иде.
1980 елларда культуралы көтүлекләр булдыру һәм сугару юнәлешендә колачлы эш башланды. “Мелиорация” оешмасы белән Рөстәм Шәрипов җитәкчелек итә иде. Сугарулы көтүлекләр мәйданы ул чорда 4000 гектарга җитте.
Район терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату, үрчем алу, баш саны планнары үтәлеше буенча республикада беренче бишлектә барды. Бер елда да планнарны үтәмичә калмадык. “Урожай”, “Кызыл Октябрь”, Киров исемендәге, “Маяк”, “Правда” колхозлары һәм “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләү планнарын күпкә арттырып үти иде.
Саннарга гына күз салыйк: 1968 елда Мөслим районына терлекчелек продуктларын җитештерү һәм сату планнарын уңышлы үтәгән өчен СССР Югары Советы Президиумы, Министрлар Советы һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл байрагы тапшырылды.
1972-1973 елларда Союз күләмендәге социалистик ярышта җиңгән өчен КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының Кызыл байрагына лаек булдык.
1979 һәм 1983 елларда кышлату чоры нәтиҗәләре буенча Мөслим районы һәм “Урожай” колхозы КПСС Үзәк комитетының һәм Татарстан Югары Советы президиумының Мактау грамоталарына лаек булды.
1989 елда 73 мең 668 центнер ит җитештерелде, авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 69 центнер ит туры килгән, дигән сүз. Дәүләткә 72 мең 481 центнер ит озатылды. Район буенча 298 мең 420 центнер сөт җитештерелде. Дәүләткә сөт сату планы район буенча 128 процентка үтәлде. Сыерларның продуктлылыгы 3316 кг тәшкил итте. Район терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сатуда зур уңышларга ирешкән өчен 1968 елда Почет дипломы белән бүләкләнде.
Терлекчелек продуктларын җитештерү һәм сату планнарын уңышлы үтәгән өчен бирелгән СССР Министрлар Советы, ВЦСПСның һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының Күчмә Кызыл байрагы да район терлекчеләренең хезмәтенә зур бәя иде. Әлеге югары бүләкләр – районыбыз хезмәтчәннәренең, район һәм хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Терлекчелектә хезмәт беркайчан җиңел булмады. Елның 365 көнендә дә эшлисе. Күз ачкысыз бураннарда да, каты салкыннарда да, көчле яңгырда да малларны ашатырга, саварга, көтүдә йөртергә кирәк. Иртәнге сәгать дүртләрдә фермаларда идек, кайтмыйча, кунып яткан чаклар күп булды. Тормыш иптәшем Рафаил, олы улым Илсур минем ярдәмчеләрем булды. Күптән түгел авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда, кунак итеп, мине дә чакырдылар. Игенчелек тармагы үсештә. Яңа технологияләр кертелә, бөртеклеләрнең гектарыннан 32,5 центнер уңыш алына. Терлекчелектә дә уңышлар бар. Кошчылык алга киткән. Мөгезле эре терлек асрау буенча 6 гаилә фермасы уңышлы эшли. Районда 70 крестьян-фермер хуҗалыгы, 59 гаилә фермасы эшли. Безнең эшләрне, элекке традицияләрне дәвам итүче җитәкчеләребез һәм белгечләребез, уңган хезмәтчәннәребез булуына сөенеп утырдым.
Гөлсинә Гаязова.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев