Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тармакны бергәләп күтәрдек

Әткәем Фәтхел белән әнкәем Мәрьям Әлмәт авылында җидешәр балалы гаиләләрдә туганнар. Алар, 1927 елда гаилә корып, бер-бер артлы 5 бала алып кайталар.

Әткәем Фәтхел белән әнкәем Мәрьям Әлмәт авылында җидешәр балалы гаиләләрдә туганнар. Алар, 1927 елда гаилә корып, бер-бер артлы 5 бала алып кайталар. Мин 1940нчы елның 7 ноябрендә төпчек бала булып туганмын. Әткәем белән әнкәем бала кайгыларын күп кичергән. Биш яшькә җиткәч, ике кызлары һәм бер уллары кызамык белән чирләп үлгән. 
Бөек Ватан сугышы башлангач, әткәебез, аның абыйсы һәм энесе фронтка китәләр. Әткәй киткәндә абыем Рифкатькә – 3 яшь тә 10 ай, миңа 9 ай була. Ел ярым узуга абыем да чәчәк авыруыннан үлә. Миңа ул чорның ачы шулпаларын күп татырга туры килде. Заманасына хас авыр көннәрне әнкәй белән бергә үткәрдек. Ул чорларда законнар да каты иде шул. Хәтердә калганнарын исемә төшерсәм, хәзер дә җаннар өшеп китә. 
...Бер көнне кырыклап хатын-кыз, чаналар тартып, Әҗәкүл пристанена чәчүлек орлык алырга киттеләр. Мин берүзем өйдә калдым. Әнкәй бармаска тырышты, ләкин рөхсәт итмәделәр. Өч көн дигәндә кайтып керде мескенкәйләрем. Әнкәемнең чабатасы таралган, табан аслары кабарган, кайткач ун көн чирләп ятты. Басу эшләре иртә таңнан кич караңгы төшкәнче бара иде. Без – балалар, әз булса да тамак ялгарга дип, җәяүләп алар янына барабыз. Өйдә ашарга юк. Әнкәй, үләннәр турап, бәрәңге шулпасы пешерә. Нинди авыр вакытларда да әнкәй сыерны бетермәде, җилкәсендә салам ташып туйдыра иде. Өйдә мичкә ягарга утын юк, салам ташып яга иде әнкәй. 
Беркөнне караңгы төшеп килгәндә бишләп хатын, җыелдылар да, Башкортостанның бездән 6-7 км ераклыктагы Үмер урманына утынга дип чыгып киттеләр. Һәрберсе чана, бау, балта алган иде. Яктыра башлагач кайтып җиттеләр. Лесник килеп чыккан да, чаналарын турап ташлаган, бауларын, балталарын алып калган. Утын да юк, чана да. Әнкәйләрнең кайткач елап утырганнары әле дә күз алдында. 
Ул чорларда салым түләү күп иде. Акча юк, ә түләү мәҗбүри. Безнең сыерның сөте күп. Әнкәй, эштән кайткач, төнлә сепарат аертырга китәбез. Авылда бер сепарат кына бар. Анда халык шыгрым тулы, чиратың җиткәнче төнге сәгать берләр җитә иде. Әнкәйне көтеп, почмакта йоклап китәм. Сөт өсте салынган савытка билге куеп, кар базына төшереп кайтып китәбез. Бер атна узгач, аны барып язабыз, гарсасын сепарат тоткан кешегә калдырыш. Маен алып кайткач, төнлә, 5-6 хатын берләшеп, авылдан 25 км ераклыктагы Бакалы базарына чыгып китәләр. Иңсәләренә көянтә-чиләк аскан хатыннар, таң атканда барып җитеп, майларын саталар. Хәлдән таеп кайтуларына авыл советыннан салым җыючы көтеп тора. Үзебезгә тотарга акча да калмый. Менә шундый авырлыклар күреп, фронт өчен дип эшләде алар. 
Сугыш бетте. Башкалар кебек әткәй кайтканны көтәбез. Авылга солдат кайткан саен, әткәйне күрмәделәр микән дип, мин дә йөгереп барам яннарына. “Юк шул, күрмәдек. Юлда кеше күп, кайтыр ул, көтегез” – дип юатып чыгардылар. 
Юк шул, әткәй кайтмады. Аның “үлде” хәбәре 1942 елның августында ук килгән булган. Әнкәй бу хакта 8 яшем тулгач кына әйтте. Аннан өмет өзелде инде, кабат-кабат әнкәйдән сорап җәфаламадым. Безнең гаиләдән әткәй, аның абыйсы, энесе һәм әнкәйнең ике энесе сугыштан кайтмады. 
1948 елда әнкәй, картайды дип, сыерыбызны суйдырды да итен Әмәкәй базарына илтеп сатты. Төштән соң “акча алышынган” дигән хәбәр таралган. Әнкәйнең: “Сыерсыз да, акчасыз да калдык”, – дип елап кайтып кергәне истә. 
Мәктәпкә 8 яшем тулгач кердем. Язарга дәфтәр юк, китап битләренә язып хәреф өйрәндек. Кара да юк. Әнкәй үзе ясап бирә иде. Өскә кием юк, аякта – юкәдән ясалган чабата. Яз көне, су үтмәсен дип, чабатага агачтан күтәртмә беркетеп бирәләр. Кышкы салкыннарда, буранлы көннәрдә башка одеял ябынып йөргәнем истә. 
1952 елда, әнкәйнең әти-әниләрен карарга дип, Әмәкәйгә күчендек. Мин Әмәкәй мәктәбенә укырга кердем. 1955 елда 7 классны тәмамлагач, Күбәк урта мәктәбенә 12 километр җәяү йөреп, өч ел укыдым. Ул чорда акча юк. Әткәй фронтта үлгәнгә 8 сум акча түлиләр. Шулай да, хыялларның биекләренә үрелмичә, авыл тормышына якынын сайлап, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләүче бүлегенә кердем. Белгечлек алгач, 1961 елның февралендә юллама белән үзебезнең районга эшкә кайттым. 
Ул вакытта райком секретаре – Мәгъсүм Хөсәенов, район Советы башкарма комитеты рәисе – Тимерхан Борханов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе – Василий Герасимов, баш зоотехник Евгений Иванцов иде. Мине юллама белән Тукай исемендәге колхозга баш зоотехник итеп җибәрделәр. Алты авылны берләштергән зур хуҗалык, тораклар сәмән кирпеченнән төзелгән, һәр авылда бөтен төр терлек асрала. Сөтчелек фермалары өч урында. Мөгезле эре терлекләр алты авылда да бар иде. Сарыкчылык һәм дуңгызчылык – ике авылда, бер авылда куян фермасы урнашкан. Бөтен эш кулдан башкарыла. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә түләү – хезмәт көненә, акчалата түләү кертелмәгән. Хезмәт көненә урак беткәч икмәк бирелә. Миңа айга 140 хезмәт көне билгеләнде. Ике ел шушы хезмәт көненә эшләдем. Ике елдан соң терлекчелектә дә, игенчелектә дә хезмәткә акчалата түләү кертелде. Хуҗалыкта эшне нәсел эшен яхшыртудан башладык. 
Сыерларның күп сөтлеләрен Кызыл Төбәк фермасына тупладык. Бу фермадагы сыерлардан туган бикәч бозауларны сайлап алып, 6 ай юнәлешле үстереп, Яту фермасына җыйдык. Анда үстереп, каплатканнан соң, кабат Кызыл Төбәккә кайтардык. Бу ферма калган фермаларны буаз таналар белән тулысынча тәэмин итә башлады. Учет эшләрен дә җайга салдык. Сыерлар ясалма юл белән каплатыла башлады. 
Азык запасы булдыруга зур әһәмият бирелде. Тукай исемендәге колхоз кукуруз игү буенча илдә дан казанды. Кәшби абый Рафиков звеносы 3 метр озынлыгында кукурузлар үстерә иде. Аның тәҗрибәсен өйрәнү өчен республика күләмендә семинарлар оештырылды. Басуларда курган ысулы белән ике көн эчендә кукуруз силосы салынды. Азык запасы ел ярымга җитә иде. 
Әкренләп терлек торакларын механикалаштыру кертелә башлады. Башта механик юл белән савуга күчтек, су “автопоилкалар” ярдәмендә эчерелә башлады. Терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату планнарын уңышлы үтәдек. Биш ел дәвамында белгеч буларак шактый тәҗрибә тупларга өлгердем. 
1966 елда мине районның иң зур совхозы – “Михайловка”га билгеләделәр. Мөгезле эре терлекләр – 3600, савым сыерлары – 750, дуңгызлар – 4600, сарыклар – 3800 баш. Моннан тыш 180 баш ат, 650 баш куян бар. Директоры Вәли Хәлиуллин булган совхозда ике ел зоотехник булып эшләгәннән соң, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Акмал Әхмәтшин идарәнең өлкән зоотехнигы итеп чакырды. Бу вазыйфада мин 33 ел эшләдем. 
Ул елларда районда 22 колхоз һәм 3 совхоз бар иде. Авыл хуҗалыгы идарәсендә 19 кеше хезмәт куя. Терлекчелек бүлеген тәҗрибәле зоотехник Зөфәр Кадыйров җитәкли. Транспорт Акмал Әхмәтшинда һәм баш агроном Барый Галләмовта гына. Терлекчелек бүлегендә ат бар иде. Шушы ат белән хуҗалыкларга чыгып, иртә таңнан кичкә кадәр фермаларда булып, терлекчеләр белән очрашабыз. Кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтәбез. Берничәшәр көн авылларда кунып эшли идек. 
Мин эшли башлаганда районда сөтчелек фермалары 46 иде. Бер ел эчендә хуҗалыкларда специальләштерү эшләре башкарылды. Мөгезле эре терлек фермалары 45тән 35кә калды. Шуның эченнән 14е нәсел фермалары итеп оештырылды. Таналар үстерү буенча –15, терлек симертү буенча 23 ферма специальләште. 
Мирхаҗиян Сәлахов җитәкләгән “Урожай” колхозында, Исәнсеф дуңгызчылык фермасын нәсел фермасы итеп үзгәртеп, район хуҗалыкларына ел саен 600-700 баш ана, 500-600 баш ата дуңгыз саттылар. Артканы республика районнарына сатыла иде. “Кызыл Октябрь” колхозының Мәлләтамак бригадасында да шундый нәсел фермасы оештырылды. Нәселле дуңгызлар республика районнарына сатылды. 
Мари Бүләрдә сарыкчылык фермасы нәселле итеп оештырылды. “Урожай” колхозы, нәселле атлар алып кайтып, юртаклар, чабыш атлары үстерә башлады. Колхозның даны республикада һәм Россиядә таралды. Ярышларда, сабантуйларда призлы урыннар, зур бүләкләр алдылар. 
(Дәвамы бар). 
Гөлсинә Гаязова. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев