Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шундый һөнәр бар иде

1960 еллардан башлап авылларда киң таралган һөнәрләрнең берсе савымчы һөнәре булгандыр. Безнең Карл Маркс исемендәге колхозда да бик күп хатын-кызларны берләштергән савымчылар коллективы эшләде. Аларның күбесе сугыш чоры балалары иде.

Флүрә Насретдинова, Әлфия Гайниева, Әзһәрия Әхмадуллина, Лиза Морзаханова, Нәсимә Шакирова, Зәйтүнә Нурмөхәммәтова, 1934-1941 елларда туып, 30-40 елдан артык сыер савучы булып эшләделәр. Элек савымчыларның эш сәгате иртәнге дүрттә башланып, кичке сигезләргә кадәр бара иде. Ял, бәйрәм көннәре юк. Берәрсе авырып киткәндә, бәби алып кайтканда, аларның сыерларын башка савымчыларга бирделәр. Шулай итеп үз группаларындагы 20-25әр сыер янына тагын 5-6 баш терлек өстәлә иде.

Элек сыерлар кул белән савылды. Кыш көннәрендә сыерларны ашату-тәрбияләү дә алар өстендә булды. Саламны кайнар су белән пешекләп башак бирәләр, силос салалар, малларның асларын чистарталар. Сөтнең чисталыгы да ныклы контрольдә иде.

Савымчылар мунчалалап сыерларның арт саннарына кадәр юдылар.

Җәй көннәрендә генә эш бераз җиңеләйде. Чөнки сыерлар җәйләүдә булды. Шулай да чөгендер эшкәртү, малларга кайтарылган яшел массаны тарату кадәресе дә бар иде. Җәй – сөтнең күп чоры. Савымчылар көнгә өч тапкыр кул белән сауды сыерларны. 40ар литрлы бидоннарга салынган сөтне, йөк машинасына төяп, Мөслим коры сөт заводына озаттылар.

Коллектив бердәм һәм тату булды. Араларында аеруча тырышлары, хезмәтләре белән мактаулы булганнары да бар иде. Мәсәлән, Нәсимә апа Шакирова район советы депутаты итеп сайланды. Флера Насретдинова район делегациясе составында Кубага кадәр барды. Әниебез Лиза Морзаханова да мактаулылар рәтендә йөрде, “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ул чор савымчыларының күбесе күптән бакыйлыкка күчте. Әзһәрия апа, Әлфия апа һәм әнием Лиза гына исән-сау, Үрәзмәт авылында гомер итәләр. Алар бик тә тыйнак. “Хәлләрегез ничек?” дип сорасаң, “Аллага шөкер, пенсиябез бар, авылда кибет эшли, медпункт бар.

Авылларны газлы иткән Минтимер Шәймиевка рәхмәт!” – диләр. Фидакарь хезмәтегез өчен сезнең үзегезгә бик зур рәхмәт, авылдашлар! Сезгә сәламәтлек һәм тыныч картлык бирсен Ходай!

Светлана Шәмсемөхәммәтова.

Үрәзмәт.

Флүн Вилданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев