Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Савыгып чыктык

Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга икән ул. Күптән түгел, кинәт кенә авырып, Мөслим район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә эләктем.

Хирургия Тәҗрибәле табиб Фәтхетдинов Зирәк Флүн улы шушы бүлекне җитәкли, безне дәвалый. Ул Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, туган ягына кайтып эшли. Бүлекнең өлкән шәфкать туташы Харитонова Эльвира Мирхаҗиан кызы Әлмәт медучилищесын тәмамлап эшли. Алар – үзләренең тәҗрибәләре белән утыз елдан артык халык сәламәтлеге өчен көч куючы белгечләр.

Коллектив дустанә мөнәсәбәттә яши. Бер-берсен бер сүздән аңлап, ярдәмләшеп эшлиләр. Мин июль аенда шул бүлектә дәваландым. Биредә авырулар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Бар җирдә чисталык-пөхтәлек, тәртип.

Бүлектә тәҗрибәле шәфкать туташлары – Раилә Ситдыйкова, Рамилә Гафурова, Фәнисә Сафиуллиналар утызар елдан артык эшлиләр. Барысы да махсус урта белемле. Гомерләрен халык сәламәтлеген саклауга багышлаганнар. Алар – яшьләрнең тәҗрибәле остазлары. Яшьләргә һәрьяклап үрнәк, аларны эшкә өйрәтәләр. Үз эшләрен оста, төгәл һәм белеп башкаралар. Хирургия бүлегендә эшләүчеләрнең барысы да безгә, авыруларга, бик игътибарлы. Һәрвакыт яныбызга кереп, хәлләребезне сорашып-белешеп тордылар, кирәк икән, ярдәм кулы сузалар. Үзләре мөлаем. Ачык йөзле, төгәл, үз эшләренә бик җаваплы карап, пациентларны савыктыру өчен, аларның сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен көрәшәләр. Авырулар барыбыз да аларны яраттык, хөрмәт иттек. Әле алар безне дарулар белән генә түгел, тәмле телләре, ягымлы сүзләре белән дә дәваладылар. Шуңа күрә яшәү көче арта кебек.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев